93 яшьлек умартачы әби, Рифкать лимоны һәм буйдак егетләр: Йолдыз авылы турында

Күгендә йолдызлар балкыганга да, Йолдыз исемен кушучылар күп булганга да түгел. Исеме матур булганга шулай кушканнар. Кешесе аз, әмма безнең авыл иң матуры, дигән горурлык бар. Төпле буйдак егетләре, 93 яшьлек умартачы әбиләре, тәрбиягә бала алган гаиләләре белән дә үзгә ул.

– Мин Йолдызныкы түгел. Ирек авылы беткәч, күченеп килдек,   – ди  клуб мөдире Розалия  Миндубаева. – Йолдыз авылы 1920 нче елларда гына барлыкка килгән. Берничә гаилә Чәчәкле авылыннан килеп урнашкан. Алар монда җир эшкәртеп, иген чәчкән. Авыл халкы терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгән. Хатын-кызлар йон эрләгән, бәйләгән, чиккән. Тарихи, изге урыннар юк. Хәзер дә халык терлекчелек белән шөгыльләнә. Пропискада 83 кеше торса, 50гә якыны авылда яши. Халык саны бар җирдә дә кими. Шуңа күрә безнеке дә кимер инде. Өйләргә газ-су кертелгән, юлларда – асфальт.  Дус-тату яшибез. Авырлык килсә, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Барысына да шөкер, махсус хәрби операция генә тәмамлансын инде.

Розалия  Миндубаева сөйләвенчә, элек Чәчәкле, Йолдыз авыллары «Кызыл Йолдыз» колхозына берләшкән булган. Узган гасырның туксанынчы елларында Йолдыз авылы Чәчәкледән аерылып чыккан. «Уңыш» колхозы барлыкка килгән. Тик колхоз таркалгач, эше дә беткән. Халкы терлек асрап, ит, сөт сатып көн күрә. Нәселләре белән умарта тотучылар да бар. Җиһаншиннар шундыйлардан. 93 яшьлек Рәхилә әби Зәйдуллина бал кортлары асрый. Авыл халкы начар яшәми: һәр йорт  саен трактор, машина.

Үзеңнеке яхшырак икәнлеген башкаларныкы белән чагыштырып та беләсең кайчак. Әнә Иске Рәҗәп нинди зур авыл булса да, кибете бергә генә калган. Ни өчен дигәндә, сатучы табу кыен. Йолдызның кибетенә сугылдык. Киштәләр тулы үзе. Сатучы Әлфинур Шәвәлиева әйтүенчә, кибеткә 10–15ләп кеше йөри.

Хат ташучылары бар. Ул газета-журнал, пенсия тарата. Ут-суга, газга да түләүләрне җыя. Медпункт, клуб  эшли. Фельдшер янына күрше авыллардан да киләләр икән. Моңа кадәр тугызъеллык мәктәбе дә булган әле. Ул 2008 елда башлангыч мәктәпкә калдырылган. Укучылары калмагач, ябылган. Хәзерге вакытта мәктәп яшендә нибары бер генә бала бар. Сүз уңаеннан, педагогия фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, КФУ галиме Әнвәр Хуҗиәхмәтов та шушы авылныкы.

Клубында  Яңа ел, 8 Март һәм башка бәйрәмнәре уза. Яңгыр яумаган елларда «яңгыр боткасы» йоласына кадәр үткәрәләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл куйганнар. Авыл көне дә читтә яшәүчеләр белән  авылда калганнарны бәйләп тора. Тик быел уздырмаганнар, дөньялар тынычланганны көтәләр.

Рифкать лимоны

Авыл урамын әйләнгәндә, күзебез бер тәрәзә төбендә үсеп утыручы сап-сары лимонга төште. Кем икән бу “мичурин”? Ул бер тапкыр да өйләнмәгән 62 яшьлек Рифкать  Нургалиев булып чыкты.

Башта, язмагыз, сөйләмим,  мин телгә оста түгел, дип карышса да, тәки сөйләттердек абзыйны. Бик киң күңелле кеше. Авылда аны «Безнең Рифкать» дип йөртәләр. Һава торышын, сыерчыкларның кайчан кайтуын, авылга бәйле бар мәгълүматны язып бара. Бакчачы да үзе. Помидор-кыяр үстереп, тозлый, консерв ясый. Алма, гөмбәләргә кадәр киптерә. Буш вакытында балыкка йөри.

Сүзебез лимон турыда иде бит. Дүрт төп лимоны бар. Аның җимешенә әллә ни игътибар итми. Ә менә чәчәк аткан чакта исенә һич тә битараф кала алмый. Кышын өй эченә хушбуй сипкән кебек була икән. Әллә ни тәрбиялисе юк. Ике көнгә бер тапкыр су сибә.

Менә шундый булдыклы ир ник өйләнми соң? Ялгызына гына яшәү күңелсез түгелме?

– Нәсел шундыйдыр, – ди ул. – Нәселдә өйләнмәүчеләр бар. Без биш туган.  Барлыгы дүрт малай. Икебез өйләнмәгән. Теләк тә булмагандыр, бәлкем. Казанда эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Аннан авылга кайтып, шушы эшкә керештем. Пенсиягә 55 яшьтә чыктым. Әти-әнине тәрбияләдем, алар мәрхүм инде. Эчмәсәң, тартмасаң, матур итеп яшәргә була. Гомер үтә шул ул, – ди Рифкать Нургалиев.


Фикер өстәү