«Сез безнең кеше»: Рөстәм Миңнеханов кемнәр белән очрашты?

Татарстанда ил күләмендә бердәнбер фосфор заводы төземәкчеләр. Таҗикстан һәм Төркия белән элемтәләр дә ныгыячак дип көтелә. Бу хакта Екатеринбургта узган “Иннопром – 2024” халыкара сәнәгать күргәзмәсе барышында билгеле булды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Билгеле булганча, халыкара күргәзмә 2010 елдан бирле үткәрелә, анда Россия һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләре тәкъдим ителә. Форум кысасында Рөстәм Миңнеханов Россиядә бакыр җитештерүче иң зур компания булган Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Ул Татарстанның стратегик партнеры да булып тора. “Республикада сәнәгать тармагы үсеш алган. Безнең зур предприятиеләр Урал тау-металлургия компаниясе белән даими хезмәттәшлек итә”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

“Трансмашхолдинг” АҖ генераль директоры Кирилл Липа белән очрашу барышында да элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген республикада холдинг җитештергән метро поездлары, электропоездлар, рельс автобуслары һәм трамвайлар файдаланыла. “Безнең хезмәттәшлек киләчәктә дә ныгыячак дип ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Очрашуда Татарстанда һәм Россиядән читтә, аерым алганда Үзбәкстанда проектларны тормышка ашыру мәсьәләсе дә күтәрелде.

Тагын бер мөһим вакыйга: Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм “Рикофлот” ҖЧҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Аның кысасында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында фосфор җитештерү буенча завод төзү күздә тотыла, бу ил күләмендә бердәнбер шундый завод булачак. Проект ил базарында әлеге продукциягә ихтыяҗны һәм тармакта технологик суверенитетны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк дип көтелә.

Екатеринбургта Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзода белән очрашты. Ул Россиягә “Иннопром – 2024”тә катнашу өчен килгән. “Безнең дәүләт башлыкларының даими элемтәсе һәм үзара визитлар төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен яхшы шартлар тудыра”, – диде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше үсештә һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 36 миллион доллар тәшкил иткән, шулай да бу бөтен мөмкинлекләрне дә чагылдырмый. “Сәүдә-икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне көчәйткергә кирәк. Предприятиеләр арасында хезмәттәшлекне үстерү мөһим”, – диде Татарстан Рәисе. Өстенлекле юнәлешләр арасында машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгълүматлаштыруны билгеләп үттеләр. “Без кайда гына очрашмасак та, сезне күрүгә бик шатбыз, чөнки сез безнең кеше. Таҗикстан Президентыннан зур җылы сәлам җиткерәсем килә. Ул сезгә аеруча хөрмәт белән карый, – диде Кохир Рәсүлзода. – Татарстанда зур вакыйгалар үткәрелә. Чөнки сез барысын да иң югары дәрәҗәдә оештыра беләсез”.

Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерүгә дә зур әһәмият бирә. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Әхмәт Йөзгатлыгил белән очрашу барышында әйтте. “Төркия – әйдәп баручы чит ил хезмәттәшләребезнең берсе. Узган ел ике арада товар әйләнеше 2,9 миллиард доллар тирәсе тәшкил итте, күрсәткеч 2,5 тапкыр диярлек үсте”, – диде Татарстан Рәисе. – Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүен, республикабызны Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык буларак куллануын телибез. Сезнең компанияләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбе”. Үз чиратында Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары форум кысасында очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. “Дуслыгыбыз, туганлык мөнәсәбәтләребез нәтиҗәсендә без икътисадый элемтәләрне үстерү өлкәсендә уңышлы эшлибез. Татарстан – без иң беренче чиратта эшләүче төп төбәкләрнең берсе”, – диде Әхмәт Йөзгатлыгил.


Фикер өстәү