Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу чара яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә»

Иң мөһиме – яшьләргә аякка басарга, һөнәр сайларга, аларны республиканың сәяси тормышында актив катнашырга өйрәтү. Спас районы Болгар шәһәрендә “Мөмкинлекләр” яшьләр форумын (оештыручысы – “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасы) ябу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай диде. Ул форумда катнашучылар һәм “ТЯГ” активистлары белән очрашты.

Дәүләт Советы Рәисе “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте коллективын хәрәкәтнең 25 еллык юбилее ( 3 июльдә билгеләп үтелгән иде) белән котлады. “25 ел – бер яктан, оешманың статусын чагылдыручы, икенче яктан – алга таба үрләргә этәргеч бирүче вакыйга, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларны сәламләп. – Безнең хәрәкәт республиканың барлык зур вакыйгаларында актив катнаша. Ә иң мөһиме – яшьләргә аякка басарга, һөнәр сайларга, аларны республиканың сәяси тормышында актив катнашырга өйрәтү.”

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, “ТЯГ” үзенең эшчәнлеге елларында хакимиятнең барлык тармаклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының ышанычлы партнеры буларак үзен күрсәткән. “Бүгенге чара форумда катнашучыларны тагын да ныграк туплау, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин “ТЯГ” хәрәкәтендә иң актив катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисенең, шулай ук хәрәкәт Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Мөмкинлекләр” форумы 6-8 июльдә үткәрелде. Анда катнашучылар Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре белән аралашкан. Активистлар өчен лекцияләр, “Түгәрәк өстәл”ләр, мастер-класслар оештырылган.


Фикер өстәү