Ике сырхау реанимациядә тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүендә, шуларның берсе ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган.
Казанның йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән чирләүчеләрдән өч кеше калган. Бу хакта “KazanFirst” Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе (РКИБ) матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ике сырхау реанимациядә тәүлек әйләнәсе табиблар күзәтүендә, шуның берсе ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган. Тагын бер сырхау гадәти палатада дәвалана.
Берничә көн элек өч кеше, савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән.