«Әлеге җыенны уздырмый калырга ярамый»: Чабыр бәйрәме ничек узды?

Һәр авылның үз тарихы булган кебек, халыкның кадерләп саклап килгән бәйрәмнәре дә бар. Кама Тамагы районы Келәнче авылында алты йөз ел элек барлыкка килгән Чабыр бәйрәменең яңартылуына быел өченче ел. 2022 елны Чабыр бәйрәме туган ягына янәдән «әйләнеп кайта».

Тарихи мәгълүматларга күз салсак, беренче тапкыр бәйрәм Болгар чорында оештырылган. Монголлар һөҗүме белән Болгар дәүләте таркалганнан соң, халык Идел буеннан шушы якка күченеп килгән. Беренче бәйрәмнәр Кама Тамагы районының Бәки һәм Келәнче авыллары арасында урнашкан Чабыр тавында узган. Анда кешеләр кабилә булып яшәгәннәр. Шул ырулар июль аенда бергә җыелып, учаклар якканнар, кунакларга йөрешкәннәр, киләчәккә планнар корганнар. Җыеннар өч көн дәвам иткән. Төрле милләтләр катнашында ярминкәләр дә оештырылган.

Келәнче авылы башлыгы Дамир Кадыйров сүзләренчә, авыл халкы бәйрәмне уздыруда быел да зур активлык күрсәткән. Спонсорларның да булуын искәртте ул. Алар Чаллыда, Казада, Кама Тамагында яшиләр. «Төп спонсор – шушындагы авыл халкы,» – ди Дамир Кадыйров.

Спонсорларның берсе Илдан Әскәров әйтүенчә, һәр татарның изге бурычы булып милләтне берләштерү, гореф-гадәтләребезне кире торгызу тора. «Шулай булгач, әлеге җыенны киләчәктә уздырмый калырга ярамый. Сабантуй һәр җирдә бар, ә Чабыр бәйрәме безнең ел да уздыра торган матур традициябез», – дип саный ул.

Чабыр җыенына халык 61 авылдан килгән. Элек-электән ул төрле милләт вәкилләренә аралашу урыны булып торган. Гадәттә, нәкъ менә Чабыр җыены узганнан соң Сабантуй бәйрәме оештырылган. Чабыр масштаблары ягыннан да, абруе ягыннан да зуррак саналган. Шуңа күрә җирле халык хәзер дә кеше күп җыелган урыннарны «чабыр кебек» дип йөртә.

Быел бәйрәм 6 июль көнне узды. Күп кенә мәртәбәле кунакларны, бәйрәмгә карата битараф булмаган халыкны җыйды ул. Җыенны авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт номерлары бизәде. Килгән кунаклар, авыл халкы төрле уеннарда көч сынашты. Араларында көрәш, аркан тарту, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, авыш баганага менү һәм башка күпләргә таныш уеннар булды.

Әгәр халык тарихта булганнарны бүгенге көн яшәешенә кайтара икән, ул гореф-гадәтләр яңа бер төсмер ала. Чабыр бәйрәме белән дә шулай килеп чыккан.


Фикер өстәү