Без булмасак, кем?! «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәгенә килүчеләр әнә шулай ди. Бирегә көненә якынча 35–40 кеше мөрәҗәгать итә. Хәрби килешү төзүчеләр арасында 18 яшьлекләр дә, 60ның теге ягына чыгучылар да бар. Ватан сагына китәргә теләк белдерүчеләр белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашты.
«Батыр» үзәгенә Сарман районының Колмәт авылыннан килгән Илдар Низамов журналистларның үзенә камера терәп куюын күргәч, бер мәлгә аптырап ук калды.
– Махсус хәрби операция зонасына китү турында карар кабул иткәч тә, бу кадәр борчылмаган идем, – ди 47 яшьлек ир-ат шаккатарлык берни дә булмавына ишарәләп. – Мин Ватан алдындагы бурычымны үтәргә телим. Махсус хәрби операция зонасына китәргә күптән әзермен. Мобилизация буенча чакырсалар, шулай эшләгән дә булыр идем. Көттем-көттем, тик «повестка» килмәде. Шуңа күрә үзем килдем. Гаиләм борчыла инде, әмма алар мине аңлап кабул итте. Армиядә булмагач, коралны кайсы яктан тотарга икәнен дә белмим. Өйрәтерләр әле. Әлегә машина йөртүче яки медбрат булып хезмәт итә алам. Өстәвенә контракт төзүчеләргә 1,5 миллион сумга кадәр акча түлиләр икән. Анысы да комачау итмәячәк.
«Батыр» үзәге Казанның Воровский урамындагы 25 нче йортта урнашкан. «Моңа кадәр контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерүгә бер ай ярымга кадәр вакыт үтсә, хәзер бер көн дә җитә», – ди үзәк җитәкчесе Владислав Кузнецов.
– Бу – Татарстанда мондый беренче оешма. Эш тәртибе бик гади. Үзәккә килгән гражданинны администратор каршы ала, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүче турында төп мәгълүматны терки. Аннары булачак солдат белән хәрби килешү төзүгә бәйле әңгәмә коралар. Барысын да бәйнә-бәйнә аңлатканнан соң гына шәхси эш ачалар. Медицина тикшерүен дә үзебез оештырабыз. Контракт буенча килешү төзергә теләүчеләрне үз машинабызда Казанның 16 нчы шәһәр хастаханәсенә алып барабыз. Кичкә кирәкле барлык документлар әзер була инде. Икенче көнне аны сайлап алу пунктына тапшырабыз. Анда кандидатның теләген, алган белемен исәпкә алып, белгечлек сайлыйлар, тиешле боерык чыгаралар һәм бу хакта кандидатның үзенә хәбәр итәләр. Алга таба хәрби бүлекчәгә киткәнне көтәсе генә кала. Солдатларны атнага өч тапкыр озатабыз. Бүген барыннан да бигрәк, БПЛА өлкәсе белгечләренә, артиллерист, танк, машина йөртүчеләргә кытлык зур.
Владислав Кузнецов әйтүенчә, Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр, хәрби бүлекчәдә биреләчәк кием-салымнан тыш, республикадан өстәмә рәвештә бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителә. «Хәрби форма, эчке кием, аяк киеме, йокы капчыгы, аптечка дисеңме – барысы да үзең белән йөртергә уңайлы итеп тутырылган. Моннан тыш, контрактчылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле ярдәм чаралары һәм ташламалар гамәлдә. Шул исәптән «Батыр» картасы бар. Аның ярдәмендә мәктәп укучылары бөтен түгәрәкләргә, спорт секцияләренә бушлай йөри. Бер олы кеше белән балалар театрларга, музейларга керә ала. Шулай ук укучылар өчен бушлай туклану, ә мәктәпне тәмамлаучыларга вузга керү мөмкинлеге каралган. Татарстанда Россия Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне дә арттырдылар. Хәзер ул 1,5 миллион сумга кадәр җитте. Моның өчен 2024 елның 31 июленә кадәр хәрби килешү төзергә кирәк», – диде үзәк җитәкчесе. Аның әйтүенчә, бирегә көненә 35–40 кандидат килә икән.
Казанда яшәүче Денис Кижяевка 19 июльдә 40 яшь тула.
– Туган көнемне хәрби бүлекчәдә үткәрәчәкмен. Бүген контракт төзедем, 15 июльдә китәм, – ди ул. – Ни өчен бараммы? Дусларым, армиядә бергә хезмәт иткән иптәшләрем, абыем шунда. Мин барырга тиеш. Әйе, озак уйлап йөрдем. Бүген исә биредә басып торуым белән горурланам. Без булмасак, кем?! Армиядә 2004–2006 елларда хезмәт иттем. Бергә хезмәт иткән иптәшләрем күптән СВОда инде. Алар белән кичә генә сөйләштем. Көтәләр. Бар да яхшы булачак. Без барысын да җиңәчәкбез.
«Батыр» үзәге хезмәткәре Ирина Мельникова әйтүенчә, бирегә нигездә ватанпәрвәрлек хисе белән киләләр. «Кемнеңдер дуслары, туганнары шунда. Апалары артыннан махсус хәрби операция зонасына китүчеләр дә бар хәтта. Ватаныбызны, үз гаиләләрен, балаларын якларга телиләр. Акчалата түләү дә мөһим, әлбәттә. Тик бу күбрәк әтиләре, абыйлары өйдә булмаган арада гаиләләргә ярдәм чарасы буларак кабул ителә. Төрле яшьтәге кешеләр килә. 18 яшьлекләр арасында: «Бер ел армиядә вакыт үткәреп йөргәнче, Ватанга файда китерәм», – дип фикер йөртүчеләр күп. Әле бүген генә контракт төзергә 64 яшьлек ир-ат килде. Яшенә күрә, кыен булачак, дип күпме генә үгетләргә тырышсак та, ул: «Җиңүгә үз өлешемне кертәсем килә», – дип сүзендә нык калды, – дип сөйләде хезмәткәр.
«ВТ» хәбәрчесе «Батыр» үзәгендә бер сәгатьләп торган арада бирегә 13 кандидат килде. Арада сөйләшергә бик үк ашкынып тормаучылар да бар. «Бүген төне буе йоклый алмадым, – ди исемен әйтергә теләмәгән ир-ат. – Юк, махсус хәрби операция зонасына китүдән курыкмыйм. Өйдә калачак хатыным, өч кызым өчен борчылам. Миңа 47 яшь, эчке эшләр органнарында хезмәт стажым бар. Шуңа күрә мин анда булырга тиеш. Былтыр ук китмәкче идем, өйдәгеләр җибәрмәде. Бу юлы ир һәм әти сүзеннән чыкмадылар. Ике кызым көллият бетерә, вузга керәселәре килә. Мин аларның да теләген чынга ашыра алачакмын. Уйласаң, китүемнең сәбәпләре күп инде. Бар да без дигәнчә булсын!»
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Рәисе:
– Өстәмә кызыксындыру чарасы буларак, контракт буенча хезмәт итүчеләргә каралган республика түләвен тагын 500 мең сумга арттырырга карар кылдык. Без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз. Хәрбиләр турында без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алгы сызыктагылар гаиләләре турында кайгырмаска тиеш, һәм бу – безнең бурыч.
Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме
+ 1,05 миллион сум – Татарстаннан түләү
+ 195 мең сум – Россия Кораллы Көчләреннән түләү
+300 мең сумга кадәр – республика шәһәр һәм районнарыннан түләү
Саннар 2024 елның 31 июленә кадәр гамәлдә
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat