Бер елда ике баласын югалткан гаилә: «Балаларны сукыр мәхәббәт белән яратырга ярамый»

Балтач районының Ярак-Чурма авылында тугыз айлык бала сарайда җан биргән. Әнисе салкынча урында кызчыкны алты сәгать йоклаткан, имеш. Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәрләр таралды. Чынбарлыкта ничек булган? «ВТ» хәбәрчесе бәхетсезлек очрагының сәбәпләрен белеште.

Әлеге күпбалалы, белемгә омтылган гаилә турында беренче генә язуыбыз түгел. Җәмиләгә – 44, Илдарга – 59 яшь. Берсе – Башкортстан, икенчесе – Төрекмәнстан татары. Шушы вакыт эчендә ун бала тапкан алар. Өч балалары Балтачка күченеп килгәч дөньяга килгән. Кызганыч, узган ел иң олысы – 18 яшьлек Рөстәм вафат булса, өч көн элек тугыз айлык Зифаны җир куенына салганнар. Без шалтыратканда, Абдуллиннарның сигез баланы ияртеп, зиратка киткән чаклары иде. Аннан ниятләре Югары Шубан мәчетендә сабыйның рухына дога кылу икән.

– Социаль челтәрләрдә ниләр генә язмыйлар. Имеш, ана алты сәгать буе баласын карамаган, бу гаилә тәртипсез тормыш алып бара икән… Иренең дә яшен арттырып җибәргәннәр. Болар дөреслеккә туры килеп бетми, – ди Шубан авыл җирлеге башлыгы Сәгүрә Васильева. – Абдуллиннарны, ата-ана буларак, балаларына битараф дип әйтә алмыйм. Әмма аларның яшәү рәвеше, балаларга биргән тәрбияләре икенче төрле. Ваемсыз гаилә булса, балалары әти-әни дип өзелеп тормас иде. Сәеррәк яклары бар. Өйләрендә карават, җиһазлар юк. Умыртка баганалары туры булсын дип, балаларын идәндә йоклаталар. Шкафлар юк. Өсләренә авар дип, куркып сатып алмыйлар. Без тәкъдим иткәч, каршы килделәр. Элек эссе көннәрдә балалар өсләренә дә кими иде. Кояш нурлары кирәк, чыныксыннар, янәсе. Кисәтү ясадык, хәзер киенеп йөриләр.

Сәгүрә Васильева әйтүенчә, Җәмилә балаларын ияртеп, табигать кочагына, елга буйларына, җәяүләп, район китапханәләренә йөртә. Абдуллиннар китап укырга ярата. Ярак-Чурмада укымаган китаплары калмагандыр да инде. Балалар инглизчәне бик яхшы белә. 2 нче сыйныфта укый торганы да су урынына эчә. Бу – Җәмилә тырышлыгы. Белгечлеге буенча педагог-психолог. Балалары татар гимназиясендә укый.

Рәйсә

Ул-кызлары тәртипле, дип мактады җирлек башлыгы. Рәйсә, Гүзәл, Ләйсән Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге – «Солнце» мәктәбендә укыйлар. Рәйсә быел рус әдәбияты имтиханыннан 100 балл җыйды. Татар теленнән үткән олимпиадаларда да җиңүче ул. Уллары Шамил Бөрбаш авылындагы мөселман балалары тәрбияләнә торган пансионатта яши. Раушаны да шунда барырга ниятли. Балалары – төрле олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары. Абдуллиннарның балаларының уңышыннан башы күккә тими. Алар өчен иң мөһиме – физик һәм рухи яктан сәламәт, әти-әнисенә карата рәхимле һәм бәхетле булулары.

Җәмилә белән соңгы тапкыр унынчы балага көмәнле чакта аралашкан идек.

– Унынчы сабыемны көтәм, – дип сөенгән иде ул. Балалар – өйнең яме, дип кабатларга яраткан ананың йөрәге телгәләнгән бүген. Әле берсенең җәрәхәте төзәлмәгән, инде – икенчесе. Бала хәсрәтләрен башка күрергә язмасын.

Җәмилә бу юлы да сорауларыбызга җавап бирергә каршы килмәде.

– Унынчы бала туарга өлгергәнче, Рөстәмебез, үзе теләп, якты дөньядан китеп барды. Балаларны сукыр мәхәббәт белән яратырга, гел мактап, алар көен көйләп кенә торырга ярамый икән. Кайчак катырак та әйтергә кирәк. Бала көткән чагым, ирем – эштә. Газизләремә игътибар да җитеп бетмәгәндер. Улыбыз интернетта утыра башлады, кисәтү ясыйбыз, тыңламый. «Кысылмагыз, минем үз тормышым», – дигән сүзләрен авыр кичердек. Тыңламаса, киреләнсә, үпкәләгән чаклар да булды. Янәсе, бала әни-әни сүзеннән чыкмаска тиеш. Ирем белән минем үсмер тәрбияләү тәҗрибәсе юк иде бит. Шул чакта күбрәк аралашасы калган дип үкенәм, – дип улын югалту ачысыннан башлады сүзен Җәмилә.

Аның әйтүенчә, көмәнле чакта да, Зифасы тугач та, гел Рөстәмен уйлап яшәгән ул. Иртә торса да, ятса да – күз алдында шул. Берәр нәрсә сатып алса да, аның өлешен калдырган. Зифаның йөзенә, кыйгач кашларына карагач та, ул искә төшкән. «Болай яшәргә ярамый, җаны тыныч булсын дип, үзеңнән җибәрергә кирәк икән», – ди ул.

Зифасын югалтканы өчен дә бик үкенә ул. Дөресрәге, нигә кулымда гына йөртмәдем, дип бәргәләнә. Бәхетсез көн турында Җәмилә болай дип сөйләде:

– Кызыма сигез ай, тешләре чыккан чак иде. Ике көн элек кенә шәфкать туташы килеп карап китте үзен. Бар да яхшы, диде. Ул көнне Зифаның бераз температурасы күтәрелгән иде. Тавышланмагыз, йокласын дип, балаларны әтиләре белән Каракүлгә су коенырга җибәрдем. Ишегалдында тактадан ясалган урын бар. Абзар да, сарай да түгел ул. Анда бала арбасы тора. Саф һава, тыныч җир. Алсуны да, Равилне дә шунда йоклатып үстердем. Өйдә эссе чөнки. Кечкенә балаларның шаярасы, уйныйсы килә. Имездем дә Зифаны йокларга салдым. Гадәттә, өч сәгать йоклый иде. Чыгып караштыргалап тордым. Изрәп йоклый, тавышы килми… Дүрт сәгатьтән ирем кайтты. «Зифа уяндымы?» – дип сорый. Юк, мин әйтәм. Ирем кереп караса, зәңгәр күзләрен зур итеп ачкан да җан биргән. Алты сәгать сарайда тоткан диюләре дөрес түгел. Моның өчен сантый булырга кирәк бит. Суд медэкспертиза кинәт үлем дигән диагноз куйды. Кеше гаепләүдән курыкмыйбыз. Башкаларның безнең турында гайбәт сөйләве мөһим түгел. Үз хаталарыбызны аңладык. Башка балалар авырганда, кулымнан төшермичә, сәгатьләр буе тотып утыра идем бит. Ник кулда гына тотмаганмын… Менә шундый уйлар кимерә. Фельдшерга, авылдашларга, авыл җирлеге башлыгына, райондашларга бик зур рәхмәт. Авыр чакта ярдәм иттеләр. Иң яхшы татарлар Балтачта яши. Монда бары үзебез генә гаепле. Балабызны саклый алмадык.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү