«Казан Экспо»да «Төзелеш» дип аталган Халыкара күргәзмә узачак

Татарстан төзүчеләрен һәм төзергә теләүчеләрне бер урынга җыячаклар. 10–12 июль көннәрендә «Казан Экспо»да «Төзелеш» дип аталган Халыкара күргәзмә узачак. Бу хакта  «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

– Бу күргәзмәдә Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстанның 7 шәһәреннән 60 катнашучы булачак. Без күбрәк Татарстанда җитештерелгән төзелеш материалларын күрсәтәбез. Безнең өчен элемтәләрне ныгыту да мөһим, – ди ул. – «Төзелеш» күргәзмәсен киләсе елга «KazanForum»га кертергә кирәк. Күргәзмәдә төрле секцияләр эшләячәк.  Хәзер бит нидер салу өчен дә рөхсәт кирәк, документ эшләре катлаулы. Күргәзмәдә бу хакта да аерым сөйләшәчәкбез.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, «Төзелеш» күргәзмәсен оештыру өчен дәүләт бюджетыннан бер тиен дә акча тотылмаган. Катнашырга теләк белдергән оешмалар хисабына уза ул. Керү бушлай. 10–12 июль көннәрендә иртәнге сәгать 10нан кичке 17гә кадәр «Казан Экспо»га нидер төзергә теләгән һәркем килә ала.

Новосибирск өлкәсеннән килүчеләр – утка чыдамлы панельләр, Хабаровскидан – электр инструментлары, Ленинград өлкәсеннән алюминий һәм корычтан ясалган эшләнмәләр алып киләчәкләр.

– Без киләчәктә мондый күргәзмәләрдә Татарстанның барлык икътисадый тармакларын күрсәтергә тиеш. Туризм, сәламәтлекне саклау, хезмәт базары турында эшләп булыр иде. Төзелеш турында сөйләшкәндә кадрлар җитмәү проблемасы да алга килеп баса, – ди Талия Миңнуллина. – Безгә киләчәккә карап эш итәргә кирәк. 5–15 елдан төзелеш өлкәсендә ниләр булыр? Моның өчен алдан уку йортларын әзерләп, белгечләрне кайгырту кирәк. Шулай ук ул белгечне төзелеш өлкәсендә тотып та калу мөһим. Иң авыры шул. Моның өчен аңа уңайлы шартлар тудырмыйча булмый. Ул белгечнең гаиләсе булачак, торыр җире кирәк. Яшәү шартлары да, экология дә, транспорт та, хезмәт хакы да. Белгечкә мондый шартлар тудыра алабыз икән, әлбәттә, эшче кулларга кытлык булмас иде.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, Татарстан – төзелеш материаллары әзерләү буенча үз-үзен тәэмин итә ала торган төбәк, ди.

– Бездә цемент белән санфаянстан кала, бөтен әйбер җитештерелә. Үзебездән арткан төзелеш кирәк-яракларын сатабыз да әле. Цемент  җитештерүне дә хәл итеп булса иде. Без аны сатып алабыз. Шуны кайтарту проблемасы бар. Ул безгә тимер юл аша килә. Әмма соңга кала, вакытында килеп җитми, – ди Илшат Гыймаев.

Цемент дигәннән, Талия Миңнуллина якын киләчәктә аны үзебездә җитештерә башларбыз дигән фикердә.

– Безгә ул бик күп кирәк. Күп кенә җитештерүче оешмалар белән сөйләшәбез. Цемент җитештерә башлап, бу проблеманы хәл итәрбез дип торабыз, – ди ул.

Цемент юк дип кенә Татарстан төзүчеләренең эштән туктаганы юк. Инде республикада 2030 елга планлаштырган төзелеш эшләре ахырына якынлаша икән.

– 2024 елда республикада яшәүче 37 мең кешенең торак шартларын да яхшырттык. Бездә төзелешнең туктап торганы юк. Илкүләм проектлар ярдәме белән яңа социаль объектлар төзелеп тора. Яңа уку елына Татарстанда 11 мәктәп, 10 балалар бакчасы ачылачак, – диде Илшат Гыймаев.

Сүз уңаеннан, министр урынбасары социаль ипотека туктый икән дигән имеш-мимешләргә дә ачыклык кертте. Андый хәл булмаячак, диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү