«Әлеге яңалык безнең тормышка да тәэсир итми калмаячак…»

Американың иң зур банкларыннан берсе булган Morgan Stanley аналитигы Майк Уилсон трейдерларны фонд базарының өченче кварталда 10 процентка түбәнәю ихтималлыгына әзерләнергә чакырды. Бу юлларны язган автор өчен дә, укучылар өчен дә хәбәр бернинди дә хәвеф вәгъдә итми төсле. Спекулянтлар югалткан акча өчен без ни дип борчылыйк әле. Әмма дөнья кризисының бер күрсәткече булган әлеге яңалык безнең тормышка да тәэсир итми калмаячак. Әйтик, Бөекбританиядә үткән сайлауда Ториның җиңелүе, яңа хөкүмәтнең дилбегәне үз кулына алуыннан безгә салкын да, җылы да түгел. Шулай уйлыйбыз бит инде. Әмма Англиянең яңа оборона министры Джон Хили, билгеләнүенә 48 сәгать тә үтмәде, Оддессага визит белән килеп җитте һәм Украинага хәрби ярдәмне көчәйтәчәкләрен игълан итте. Килешәсездер: бу вәгъдә безнең барыбызга да турыдан-туры кагыла. Яңа кабинет ни өчен формалаша? Британнарның икътисади хәлдән риза булмауларыннан. Аңлыйсыздыр инде: чит илләрдәге икътисади вазгыять безнең ишекләргә дә теге яки бу рәвешле шакымый калмый.

Кытай галимнәре әнә, фонд базары сәламәтлеккә дә тәэсир итә, диләр. Акцияләрнең бәяләре төшкәндә, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм психик тайпылышлардан интегүчеләр арта икән. Хәзерге кризисның иң куркыныч ягы шунда: ул зур хәрби конфликт ихтималлыгын арттыра. Иң аянычы: атом-төш сугышы куркынычы үсә. Атом күсәге белән селтәнүче сәясәтче лидерлар саны арта. «Күсәк»не камилләштерү һәм санын арттыруга биниһая күп акча бүленеп бирелә башлый. АКШның атом-төш программасы чыгымнары 160 миллиард долларга кадәр үсәчәк. Элек ул программа 95,8 миллиард долларлык кына финансланган. Чагыштырыгыз: Россиянең быелгы барлык хәрби бюджеты якынча 112 миллиард доллар тирәсе. Американнар акчаны искереп баручы  Minuteman континентара баллистик ракеталарны яңа  Sentinel ракеталары белән алыштыру өчен тотарга ниятли.

Франциядә Европаның үз атом-төш зонтигын булдыру идеясен байрак итеп күтәрәләр. Континентта ике генә ил: Англия белән Франция генә атом коралына ия. Әмма аларның атом-төш очлыклары саны бик аз. Французлар менә шуларның санын арттырырга, программага немецларны да тартып кертергә тели. Әлегә Германия һәм Европаның кайбер башка дәүләтләре моңа каршы чыга. Сәяси һәм техник сәбәпләр моңа мөмкинлек бирми дип саныйлар. Сәяси сәбәпләр итеп атом-төш коралына ия дәүләтләрдәге тотрыксызлыкны китерәләр. Идарәнең кискен алышынуы комачаулар дип саныйлар. Америка безне үз атом-төш калканы белән саклаудан туктар дип тә әйтәләр.

 

 

 

 


Фикер өстәү