«Дус ил»ләр дә Россия белән уртак проектлардан баш тарта…»

Россиядә социаль-икътисади вазгыятьнең шулай ук катлаулы булуын искәртүче бер кыек күрсәткеч бар. Илдә психик тайпылышлардан интегүчеләр саны 10 еллык рекордны яңарткан. 2023 елда 100 мең кешегә 314,4 мең түбәсе кыйшайган пациент туры килгән. Беренче тапкыр 460,4 мең россиялегә шундый диагноз куелган. Алдагы көннәрдә эчкечелектән интегүчеләр саны кискен үсүе турында да мәгълүмат күренгән иде. Болар барысы да – болганчык чор билгеләре.

Икътисади вазгыять яхшырмый. Дөрес, салымнар күп җыела, җитештерү күрсәткечләре дә арта. Әмма акча барыбер җитми, үсеш тә хәрби сәнәгать продукциясе хисабына гына. «Дус ил”ләр дә Россия белән уртак проектлардан баш тарта. Алар моны сөенеп эшләми, икенчел санкцияләр басымына бирешәләр. Кытайлар әнә сыекландырылган газ проектына бирелгән җиһазларны да кире кайтарырга мәҗбүр. Мурманск өлкәсенә килеп җиткәндә генә җиһаз төялгән кытай корабы кире борылган, чөнки янкилар чин һәм сингапурлы компанияләргә һәм аларның корабларына санкцияләр кертә башлаган.

Мондый шартларда, теләсәң-теләмәсәң дә, үзеңнекен булдырырга туры килә. Әмма хәзер инде рәсми рәвештә дә таныла: катлаулы технологик проектларны тормышка ашыру өчен Россия базары гына тар, экспортка чыгармасаң, кыйммәткә төшә. Технологик суверенитет өчен үз фәнеңне үстерү дә мөһим. Фәнне беркайчан да булмаганча масштаблы финанслау аша гына ирешеп була моңа. Әмма Югары Икътисад мәктәбе белгечләре исәпләгән: федераль казна гражданлык фәнен финанслауны 25 процентка киметә. Быел дәүләт бу максатларга 719,7 миллиард сум акча бүлә. Бу – бюджетның 2,68 проценты. Акчаның номиналь күләме арткан ул артуын. 27,9 миллиард сумга үскән. Әмма белгечләр инфляцияне исәпкә алгач, кимү 5 проценттан зуррак дип саный. 2025, 2026 ел бюджетларында эш тагын да начаррак. Киләсе елда бюджетта фән өлеше – 2,34 процент кына. 2026 елда күрсәткеч 2 процентка гына тиң. Бу – 2004 елдан соң иң түбән күрсәткеч.

Яңа технологик проектлар өчен бүленгән акча да киселә. Гражданлык авиациясен 2030 елга кадәр үстерү өчен каралган акча да елдан-ел киметелә. Яңа очкычлар җитештерү срогы гел арткарак күчерелә, чөнки санкцияләр һәм финанслау кимү шартларында ниятләнгән күрсәткечләргә ирешү мөмкин түгел.

 

 


Фикер өстәү