«Чек юк – акчаны кире кайтармыйбыз»: кибетләрдә ничек алдалыйлар?

Кайвакыт кибетләрдә ялгыш төшереп ваткан шешә өчен дә акча түләттерәләр, товарларны фотографияга төшерергә рөхсәт итмиләр, ә инде әйберләрне кире кайтарырга теләгәндә аны эшләтмәс өчен мең төрле сәбәп уйлап табалар.

Боларның барысы да законга каршы килеп эшләнә. Без кибетләрдә еш очрый торган кулланучылар хокукын бозу очракларын барладык. Ә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова закон буенча ничек булырга тиешлеген аңлатты.

Чек юк – акчаны кире кайтармыйбыз

Еш кына кибетләр товарны яки аның өчен акчаны кире кайтармас өчен чек булмауны сәбәп буларак күрсәтә. Ләкин закон буенча товарны барыбер кайтарырга мөмкин. Сатучы чекны сорый ала, тик ул булмаганда акчаны яки товарны кире кайтармаска хокуклы түгел. Чек булмаган очракта, шаһитларны алып килергә, күзәтү камералары аша карап, чекны торгызырга яки банк өземтәсен (выписка) күрсәтергә була.

Фото һәм видео тыелган

Кибеттә товарны, бәяләрне фото һәм видеога төшерергә ярый. Ләкин федераль закон таләпләрен бозмау кирәк, ягъни фото һәм видеога бары тик сату өчен киштәгә куелган товарларны гына төшерергә рөхсәт ителә.

Ташламалы әйберне кире кайтарып булмый

Еш кына кибетләрдә ташлама белән сатылган әйберне кире кайтарырга ярамый, диләр. Ләкин чынлыкта ташламалы товарларны кайтаруда чикләр юк. Ягъни сатып алучыга товар ниндидер сәбәпле туры килмәсә, аны 14 көн эчендә кайтарырга, шул ук яки башка маркадагы товарга алыштырырга, товарның бәясен киметергә, төзәттерергә мөмкин.

Шул ук вакытта искәрмә дә бар: әгәр товар бәясе ниндидер кимчелеге аркасында төшерелеп, бу хакта сатып алучы кисәтелгән булса, әлеге кимчелек аркасында товарны кире кайтарып булмаячак. Товарны тагын башка төрле кимчелекләре булса гына кире кайтарырга мөмкин.

Бүләк итеп бирелгән сертификат өчен акча кайтарып булмый

Кибетләр еш кына кулланучыларның хокукларын чикләүче кагыйдәләр уйлап таба: билгеле бер вакыт эчендә генә кулланырга кирәклеген әйтә яки, сертификатны кайтарып, акча алу мөмкин түгел, дип кисәтә.

Сертификат яки карта товар булып саналмый, ә товар, эш яки хезмәт өчен алдан түләп кую өчен аванс булып тора. Шуңа күрә аны акчага алыштырырга яки кире кайтарырга мөмкин. Хәтта кайвакыт куллану вакыты чыккан сертификатны да кибеткә илтеп тапшырырга ярый. Болардан тыш, әгәр сатып алучы сертификатта күрсәтелгән суммадан арзанрак бәядә товар ала икән, калган акчаны сорап ала ала. Моның өчен кибет адресына язмача гариза язып җибәрергә кирәк булачак. Сертификатта күрсәтелгән тулы яки өлешчә сумма гариза язганнан соң 10 календарь көне эчендә кайтарылырга тиеш. Әгәр кибет акча бирергә теләмәсә, башта шикаять хаты язарга, аннан соң судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эшләми торган товарны сатып алган кеше генә кайтара ала

Әгәр сезгә бүләк итеп бирелгән яки кулдан алынган товар ватылса, куллану вакыты чыкканчы курыкмыйча кибеткә барып, акчасын ала яки башка товарга алыштыра аласыз. Моны бүләк иткән, ягъни товарны түләп алучы гына түгел, ә аны кулланучы кеше дә эшли ала. Ризык, парфюмерия һәм косметика, шәхси гигиена әйберләрен, электроника һәм көнкүреш техника, ювелир эшләнмәләре, автомобиль кебек товарларны җитди кимчелекләре булган очракта гына кайтарып була.

Техник яктан катлаулы товарларны кире кайтарып бирү өчен исә аерым тәртипләр каралган. Әйтик, мондый товарларга телевизор, цифрлы фото һәм видеокамералар, һәр төрле сәгатьләр, компьютер һәм системалы блоклар керә.  Кайтару сәбәпләрен әйтеп, аңлатып, аны 15 көн эчендә кайтарып бирергә мөмкин.

Акчаны бары тик түләп алган картага гына күчерергә ярый

Кибет акчаны башта түләп алган картага күчерергә тиеш, әгәр әлеге карта яки счет гамәлдә булмаса, яки күчерергә мөмкинлек юк икән, сатып алучы гариза язганда башка реквизитларны да күрсәтә ала.

 Сакчы сумкаларны тикшерә ала

Кибеттә сакта торучы сатып алучыларның сумкаларында нәрсә булуы белән кызыксына ала, тик аны күрсәтү яки күрсәтмәү – сатып алучының хокукы. Сакчыга сумканы тартып алу, сатып алучыны куркыту гомумән тыела. Законда хәтта кибеттән чыкканда товар һәм чекны күрсәтү дә каралмаган.

Әгәр кибеттә сакта торучы теге яки бу сатып алучыдан шикләнә икән, ул полиция чакырта яки күзәтү камераларыннан карый ала. Бу вакытта хокук сакчысыннан тыш, ике шаһит та булырга тиеш.

Әгәр сатып алучының хокуклары бозылса, ул әхлакый зыян салган өчен компенсация  сорый ала.

Ваттыңмы – түлә

Кибеттә йөргәндә ялгыш кына нидер төшереп ватарга мөмкин. Һәм еш кына мондый очракларда сатып алучылар үзләрен гаепле санап, акча түләргә тиеш дип уйлыйлар. Чынлыкта барлык очракларда да кулланучы гаепле түгел. Әгәр товар ялгыш ватылган икән, аның өчен сатып алучы җавап тотарга, акча түләргә тиеш түгел. Тик әгәр кеше моны махсус эшләсә (йөгерсә, сугышса, алып ыргытса), яки кулында тоткан килеш товарның этикеткасы белән танышканда, кассага илткәндә төшереп җибәрсә, закон кибет яклы булачак һәм сатып алучыга кесәсен юкартырга туры киләчәк.


Фикер өстәү