София кәҗәләре. Юнысовлар шәһәрдә терлек асрый

Кәҗәне дә тәртипкә өйрәтеп була. Казанның «Вознесенье» бистәсендә яшәүче Юнысовларның «сакалбай»лары ярамый дигәнне яхшы аңлый. Сауганда чират көтәләр, исемләп чакыргач кына киләләр икән. Кызлары София аларны көтүгә алып чыга, сава һәм хәтта бәтиләтә дә. Әлеге эш сөючән фермерлар гаиләсендә без дә булып кайттык.

Казанга юл

Юнысовлар башкалага читтән күченеп килгән. Гаилә башлыгы Сөләйман – Екатеринбургтан, хуҗабикә Гөлнара – Ростов өлкәсеннән. Алты бала тәрбиялиләр. Олысы Сабирга – 20, кечесе Ләйләгә – 3 яшь.

Юнысовлар – тегендә-монда күченеп йөрергә ярата торган гаилә. 5–6 ел саен яшәү урынын үзгәртеп торалар. Холыклары шундыйрак. Кияүгә чыкканчы, Гөлнара бераз Зәйдә яшәп алган. Анда туганнары бар икән. Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлаган. Аннан Мәскәүгә киткән. Сөләйманга кияүгә чыгып, Ростовта гаилә корган.

– Ростовта мөселманнар аз. Балаларыбыз татарлыкны белеп үссен дип, 2011 елда Казанга күчендек. Дөрес, татарча белмиләр. Үзебез дә ишетеп үсмәдек бит. Әнием дә монда – безнең урамда яши, – ди 48 яшьлек Гөлнара ханым. – Казанда алты ел яшәгәч, Самара өлкәсенә китеп, шунда өч ел тордык. Сабирның техникумга керәсе бар дип, Казанга кире кайттык. Ул агач эшкәртүче һөнәрен үзләштерде. Әмир автотранспорт техникумында укый, машиналар төзәтә. София 9 нчы сыйныфны тәмамлады. Алиягә –15 яшь. Ул кул көрәштерү белән шөгыльләнә. Армрестлинг буенча илкүләм ярышта икенче урын алды. Няня булып эшли. Ризван репетитор үзәгендә оештырылган кечкенә генә бер сыйныфта укый. Төпчегебез Ләйлә кечкенә әле.

Балалар мәктәпкә укырга йөрми, белем алуның өйдә уку формасын сайлаган. Софиянең тугыз елы да шулай үткән. Укуын шул рәвешле дәвам иттерергә җыена. «Фермер булырмын, ахры», –ди ул.

Күршеләр ни ди?

Шәһәр җирендә терлек асрау мең мәшәкать кебек. Ә менә Юнысовлар алай дими. Күршеләре кайчак: «Ник кәҗә тотасыз?» – дип төрттергәли икән.

–  «Безгә ярый, каз, үрдәкләр генә түгел, хәтта атлар да тота алабыз», – дип аңлатабыз. 20 сутый җиребез бар. ЛПХ буларак теркәлдек. Мал табиблары килеп, прививкалар ясый. Элек кәҗәләр өчен субсидия бирелә иде, хәзер алган юк, – ди Гөлнара. – Печәнне авылдан китерәләр. Ашлыкны сатып алабыз. Җәен кызым көтүлеккә йөртә. Шулай булгач, бернинди проблема да юк. Каймагын, маен, сыр, йогырт, эремчеген ясыйбыз. Гаиләбез белән сөт эчәбез. Кәҗәләрне үзебез өчен асрыйбыз. Үзебездән артканын сатабыз. «Сарафан радиосы» әйбәт эшли. Продукцияне шәһәрнең төрле почмакларыннан килеп алалар. Сөтнең литры – 200 сум. Яшь аналар сорый, аллергия белән интегүчеләр дә дәва таба.

Катнаш токымлы кәҗәләр болар. Арада нубийский, зааненский, ламанча токымнары бар. Гади кәҗәләрдән аермалы буларак, сөтләре күбрәк һәм исе килми. Ата кәҗә юк-бар түгел, бәясе 200 мең сум торган. Бәтиләрен 20 мең сумга саталар. Әмма алай сату табышлы түгел икән. Сөт ризыклары ясау файдалырак.

Мин – шәһәр кызы бит!

Алар уйламаганда гына кәҗәле була. Бишенче балалары Ризван тугач, тугыз ел элек асрый башлыйлар әлеге малкайларны. Бер баштан 25кә җитә шулай. Тик хәзер 12гә калдырганнар.

– Башта чеби бүләк иткәннәр иде. Чеби кайда да, мин кайда? Мин бит – шәһәр кызы. Аларны ничек карармын, үлеп бетмәсләрме, дип хафаландым. Интернеттан карап тәрбияләргә өйрәндем. Аннан индоутка, казлар сатып алдык. Бытбылдыкларым 600гә җитте. Курыкмасаң, тырышсаң, була икән бит. Менә шуннан соң балаларга сөт өчен кәҗә сатып алдык. Әлеге малны бер тотсаң, тиз генә бетерәм димә икән. Тарту көче шундый зур. Матур бит алар! Һәрберсенең – үз холкы. Кайсыдыр тиктормас, кайсыдыр тыныч, – ди хуҗабикә.

Тыңлагыз!

Иң кызыгы шул: Гөлнара сауганда, кәҗәләр аны тыңламаган. Әле берсе, әле икенчесе килеп төрткәләгән. Ә менә София барысын да тәртипкә өйрәткән.

– Сауганда чиратка тезеләләр. Джессика, Матильда, Лана дип, исемнәрен әйткәч кенә йөгереп киләләр, калганнары көтеп тора. Ачулансам, кире урыннарына барып басалар. Биш ел буе ияләшеп беттеләр инде. Җиде кәҗәне иртүк кул белән 40 минутта савып бетерәм. Кулларым армый. Иң күп дигәне 5,5 литр сөт бирә. Мин хәтта аларны үзем бәрәнләтәм. Берсе 2–3әр бәти китерә. Иң күбе – 4. Куркып тормыйм бер дә. Авырган чаклары да булгалый. Әни дәвалый, аның тәҗрибәсе бар, – ди 17 яшьлек София.

Яратмый ни, София аларны сохари, баллы ризыклар белән дә сыйлый. Сөзмиләр, чөнки мөгезләре юк. Ун көнлек чагында аны яндыралар икән. Югыйсә балаларны сөзүләре бар. София аларны өйдәге утарларында гына яткырмый, сахрада йөртә. Бистәдә көтү көтәр өчен чирәм җирләр бар үзе. «Көнгә ике сәгать көтәм, шул да җитә. Аннан ялкауланып, ята башлый алар», – ди София.

Әлеге гаилә өчен кәҗә бәтиләгән көн –үзе бер бәйрәм. Гадәттә, без язны көтеп алсак, алар кышны көтә. Ни өчен дигәндә, кәҗәләрнең күбесе шул чорда бәрәнли. Шуңа күрә Юнысовларга кыш озын һәм күңелсез тоелмый.

 


Фикер өстәү