«Кичә һәм бүген техника тәртиптә иде» – очышны оештыручы һәлакәткә бәйле фикерен әйтте

Кама Тамагында җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыкканнан соң (3 кеше, шул исәптән 1 баланың гомере өзелгән) очышны оештыручы Степан Смирнов һәлакәт турында фикерләре белән уртаклашкан. Бу хакта “Вести Татарстан” яза.

Смирнов әйтүенчә, самолетның техник торышына карата бернинди дә шик юк иде.
“Техника алдагы көнне дә, бүген дә тәртиптә иде. Барлык тикшерүләр вакытында үткәрелде”, – дип белдергән ул. Шул ук вакытта һәлакәтне урынга барып түгел, бәлки фотодан гына күрүен басым ясап әйткән.
Смирнов очучының югары квалификацияле булганлыгын билгеләп үткән. Ә фаҗига тизлек һәм биеклек белән чамадан тыш мавыгып китү аркасында килеп чыккан булса кирәк, дигән фикер әйткән. “Безнең пилот-инструктор очарга бик яратты. Бәлки артыгын мавыгып киткәндер”, – дип шиген белдергән Смирнов.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Кама Тамагы районында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә юлыгуы турында ашыгыч төстә хәбәр ителде. Очкыч җиргә дыңгылдап төшеп утырганнан соң яна башлаган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәткә 3 кешенең, шул исәптән 1 баланың гомере өзелгән. 1 кеше хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү