Социаль ипотека алу тәртибе ничек?

Социаль ипотека программасы буенча фатир аласым килә. Бюджет өлкәсендә икенче ел гына эшлим әле. Бер урында тоташ 3–5 ел эшләргә кирәк дип ишеттем. Авыл пропискам гына бар. Мин Казанда фатир ала аламмы? Беренче взносны күпме түләргә кирәк? Бер квадрат метр торак бәясе ничә мең сум тора? Аңлатып үтегезче.

Алсу Мәрданова. Казан

Гөлзадә Кычакова, Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат үзәге җитәкчесе:

– Торакны бары тик прописка булган районда гына алырга мөмкин. Әгәр кеше Нурлат районында исәптә тора икән, димәк, шунда чиратка баса һәм фатир ала. Казанда Нурлат пропискасы белән алып булмый. Бер урында билгеле бер вакыт эшләргә кирәк дигән таләп юк. Беренче взнос күләме фатир бәясенең 10 процентыннан башлана. Социаль ипотека 28,5 елга кадәр 7 процент ставка белән бирелә. Торакның бәясе бары йорт төзелеп беткәч, беркетмәгә кул куйганда гына билгеле була.


Фикер өстәү