Татарстанда кисәтү игълан иттеләр

Республикада яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Татарстанда, һава шарларының кинәт бозылуы сәбәпле, кисәтү игълан ителгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Иртәгә – 11 июльдә республика территориясендә, шулай ук Казанда яшен, көчле җил көтелә. Җил тизлеге көндез секундына 25 метрга, төнлә 15 метрга җитәчәк.


Фикер өстәү