Казаннан Ташкентка туры авиарейслар ачыла

4 августта Казаннан Ташкентка халыкара авиарейс ачыла. Үзбәкстан башкаласына самолетлар атнасына бер тапкыр очачак. Бу хакта “KazanFirst” “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. 

Самолет Казаннан шимбә көнне 22.30 сәгатьтә юлга кузгалып, Ташкентка 3.55 сәгатьтә (җирле вакыт) килеп төшәчәк. Үзәк Азия иленнән исә дүшәмбе көнне 4.55 сәгатьтә очып китәчәк. Казан аэропортына 6.30 сәгатьтә төшеп утырачак.

“Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Шәһәрләр арасындагы юлны узуга 3 сәгатьтән аз генә артыграк вакыт таләп ителә”, – диелгән хәбәрдә.

Маршрутка Канадада җитештерелгән 50 урынлы “Bombardier CRJ-200” реактив самолетлары җәлеп ителәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү