Ташламалы ипотека бетерелгәннән соң Казанда торак бәясе төшкән

Фатир алучыларның кимүенә бәйле бу.

“Авито Недвижимость” мәгълүматларына караганда, быел икенче кварталда Казанда иске йортлардагы торакның уртача бәясе кимегән. Бу хакта “KazanFirst” хәбәр итә.

Россия буенча икенчел базарда фатир сатучылар беренче кварталдагы белән чагыштырганда 7 процентка арткан. Бигрәк тә бер бүлмәле (9 процентка) һәм ике бүлмәле (7 процентка) фатирларны тәкъдим итүчеләрнең күбәюе күзәтелгән. Казанда исә тәкъдимнәр 12 процентка үскән.
Бәяләргә килсәк, ил буенча фатирның уртача хакы соңгы 3 айда үзгәрмәгән. Әмма 13 шәһәрдә, шул исәптән Казанда торак бәясе кимү күзәтелә. Беренче кварталда Татарстан башкаласында 1 бүлмәле фатир хакы – уртача 8,3 миллион сум, 1 кв.м торак мәйданы – 163 мең сум тәшкил иткән.
“Ел башыннан бирле икенчел базардан торак сатып алучыларның кимүе күзәтелә. Сәбәбе – Үзәк банкның төп ставкасы арту һәм ипотека кредитлары кыйммәтләнү. Ихтыяҗның бер өлеше яңа төзелешкә күчте. Бигрәк тә икенче кварталда нык сизелде бу”, – дип аңлатып үткән “Авито Недвижимость” белгече Сергей Еремкин.


Фикер өстәү