Татарстанның хезмәт күрсәтү сервислары эш нәтиҗәләрен яхшыртачак

Татарстанның “Тракресурс” компаниясе (бөтен Россия территориясендә брендларга гарантия һәм сервис хезмәте күрсәтә), “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектында катнашып, эш нәтиҗәләрен яхшыртачак. Бу хакта төбәкнең энергия ресурсларын сак тоту технологияләре үзәге хәбәр итә.

Предприятиедә илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлау җәһәтеннән тәүге киңәшмә уздырылган да инде. Чарада эшнең барлык юнәлешләре өчен җаваплыларны билгеләп, проектның эш төркемен булдыруга керешкәннәр.
Киләсе этапның төп чаралары – төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары тарафыннан бөтен җиһазларны диагностикалау, эталон участокны сайлап алу, стандартлаштырылган эшләр башкару. Шулай ук ресурсларны сак тоту чаралары: 5С, производство анализы, мәгълүмат үзәге гамәлгә кертеләчәк. Предприятие хезмәткәрләре кайбер технологияләргә өйрәтелгән дә инде.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проекты илдә хезмәт җитештерүчәнлегенең ел саен 5 процентка үсүе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бизнеска ярдәм итү йөзеннән чаралар комплексы, шул исәптән финанс ягыннан кызыксындыру, предприятиеләрнең эшчәнлеге буенча экспертлар консультацияләре күздә тотылган. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.


Фикер өстәү