Татарстанда хәмер сату урынын һәм вакытын чикләделәр

Дәүләт Советының илле бишенче утырышында ддепутатлары республикада хәмер сату урынын һәм вакытын чикләү турындагы закон проектын бертавыштан хуплады. Яңалык рестораннарга кагылмый.

Закон проектыннан аңлашылганча, күп катлы йортларда урнашкан җәмәгать туклану урыннарында алкоголь эчемлекләрне ваклап сату вакыты чикләнәчәк. Алга таба мондый урыннарда аны 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыелачак. Бу – рестораннарга кагылмый. Чикләү 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк дип көтелә.

Алдан хәбәр итүләренчә, яңалык Казандагы – 186, республика күләмендәге 59 җәмәгать туклану урынына кагылачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү