«Ватаным Татарстан» газетасы икенче яртыеллыкка язылучылар арасында «Ижминводы» шифаханәсенә вәгъдә ителгән ике кешелек юллама уйнатты. Катнашучылар бик күп булса да, Мөслим районының Дусай авылында гомер итүче Гөлнирә Зиазовага бәхет елмайды. Без, шалтыратып, җиңү турында хәбәр иткәч, ул хәтта бераз каушап та калды. Быел 60 яшьлек юбилее булган икән. 20 елдан артык почтада эшләп, лаеклы ялга чыккан.
– Үз гомеремдә мондый зур бүләк отканым булмады. «Ватаным Татарстан» бүләк уйната, дигәч, бик теләп квитанцияне җибәрдек. Кызым булышты. Мин заманча телефоннар куллана белмим. Әмма күңелем безгә чыгасын сизенде, – ди ул.
Гөлнирә апа гомер буе хат тараткач, бик күп газета-журналлар алдырган. Пенсиягә чыккач, аларның санын киметкән. Әмма «ВТ»га тугры булып калган.
– Газетагызны бик яратып укыйм. Иң дөрес, иң кирәкле, иң мәгълүматлы дип саныйм мин аны. Сезнең газета битләрендә бөтен сорауга җавап табып була. Бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Яраткан газетама язылып, нинди зур бүләкле булдык бит! 60 яшемә җитеп ял йортлары күргән кешемени мин?! Үз укучыларын шулай сөендергән өчен редакция коллективына зур рәхмәт. Кулга газета алып укуга ни җитә? Укучыларыгыз күп булсын. Барыгызга да зур уңышлар телим. Һәр хезмәткәргә көтмәгән җирдән бәхет елмайсын, – дип сөенде ул.
Гөлнирә ападан тормышын сорашам. Баек авылына йөреп, почтада эшләгән. Элеккеге вакытларын да искә алдык. «Ул чакта кеше белемле иде. Гыйлемгә омтылды. Газета-журналлар укыды. Сумкалар тулы булыр иде. Почта хезмәткәренә дә мөнәсәбәт яхшы булды. Акчасы элек тә юк иде аның. Эшне яратып эшләгәнгә, риза булып йөрдем. Мин эшкә урнашканда хезмәт хакым 1500 сум иде. Хәзер дә пенсиям күп түгел, әмма булганына шөкер», – ди ул.
Ире Рәшит абый «Август-Агро» оешмасында тракторчы булып эшли икән. Алар өч балага гомер биргән. Ике уллары өйләнеп, үз тормышлары белән яшиләр. Берсе – күрше авыл, икенчесе Чаллы кызына өйләнеп, икешәр бала үстерәләр. Без шалтыраткан вакытта Гөлнирә апаның оныклар белән мәш килгән чагы иде. «Өчесе җәйгә кунакка кайтты. Берсе кечкенә әле. Алар белән бик рәхәт», – ди ул. 40 яшендә генә тапкан кызы Райлә дә икенче курсны тәмамлап, җәйгә ялга кайткан.
– Тормышыбыз мул булсын дип, гомер буе күп итеп мал тоттык. Әле пенсиягә чыккач, баш саннарын бераз киметтек. Авылда башкача яшәп тә булмый инде ул. Тормыш әнә шулай үз көенә барды, – ди Гөлнирә апа. – Бүләкне отуын оттык та, инде хәзер өйне кемгә калдырып торырбыз, малларын караучы булырмы дигән сораулар туды инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat