Азат Сафин ришвәт алуын таныган.
Казанның Идел буе районы суды 18нче төзәтү колониясенең элекке җитәкчесе Азат Сафинга карата хөкем карары чыгарган. Бу хакта “KazanFirst” район судының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Сафинны быел гыйнвар аенда мөлкәт рәвешендә ришвәт алуга бәйле эш буенча тоткарлаганнар. Ришвәтне хөкем ителүчеләрнең берсе биргән. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Сафин аннан колониягә төзелеш материаллары һәм көнкүреш техникасы алып килүне таләп иткән.
Элекке колония башлыгы ришвәт алуда гаебен танып, сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга хөкем ителгән. Суд шулай ук Сафинны хокук саклау органнарында җитәкче вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Подсудимый признал свою вину в получении взятки и был приговорён к полутора годам условно, с таким же испытательным сроком. Также суд постановил лишить Сафина права занимать руководящие должности на госслужбе в правоохранительных органах, связанных с осуществлением функций представителя власти.