«Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә 5 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән

Соңгы биш елда “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә 5 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Дәүләт Советының чираттагы утырышында берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтте.

“Аңлашыла ки, мөрәҗәгатьләрнең күбесе социаль мәсьәләләргә кагыла”, – диде ул.

Утырышны алып барган Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте. “Бу – тере, эшкә сәләтле һәм өметле берләшмә”, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү