Түбән Новгородтан Удмуртиягә  яңа маршрут  ачылачак

Түбән Новгородтан Удмуртиягә кадәр елга маршруты булдырылган. Беренче  рейс инде 18 июльдә башкалабыздан старт алачак. Ул Казан һәм Алабуга шәһәрләре аша узачак.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, «Бөек Идел юлы» елга туристик проекты кысасында  яңа маршрут оештырыла. Ул Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Алабуга һәм Сарапулны берләштерә. Идел генә түгел, Кама елгасы буендагы шәһәрләрне дә бер-берсенә бәйли. Удмуртия проектка беренче тапкыр кушыла.

Удмуртия туризм агентлыгы җитәкчесе Юлия Бадаш, сезонның яртысы үтүгә карамастан, яңа маршрутның ачылуына сөенечен белдерде. Исегезгә төшерәбез: Идел буенча навигация апрель аенда ук башланган иде.

– Рейс атнага бер мәртәбә оештырыла. Яңа маршрут ярдәмендә сезонга Сарапулга 800ләп турист килә алачак. Сарапулда сезне бик кызыклы мәдәни чаралар көтә, – диде Юлия Бадаш.

Түбән Новгород өлкәсе туризм һәм сәнәгать министры Сергей Яковлев белдергәнчә, туристлык флотының икенче сулыш алуына сөенмичә мөмкин түгел. Хәзер аларның маршрутларында 7 берәмлек техника исәпләнә.

– Түбән Новгород турфлоты  40–45 пассажирга исәпләнгән биш «Валдай» һәм 120 урынлык ике «Метеор»ны үз эченә ала. Бу юнәлешнең алга таба да үсәчәгенә ышанабыз. Әлегә рейслар июль, август айларына планлаштырыла. Һава шартлары яхшы булса, сентябрьдә дә дәвам иттерәчәкбез, – диде Сергей Яковлев.

Метеор Казаннан иртәнге сәгать 6 да кузгалып китәчәк. Сәфәр 12 сәгатькә сузылачак. Бәяләрен исә: «Бу – круиз түгел. Пассажир кая барасын үзе сайлый. Түбән Новгородтан Казанга юл хакы 2400 сумга төшә. Тулы бәя – 6400 сум», – дип аңлаттылар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү