Поши аркасында җитди авария булган: йөкле хатын-кызга һәм ике балага зыян килгән

“Казан – Оренбург” автомобиль юлының 141нче чакрымында җитди авария булган. Өч кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән, дип яза “Татар-информ”.

Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, йөк автомобиле шоферы, бик зур тизлектә килүе сәбәпле, юлга йөгереп чыккан пошины бәрдергән. Кыргый хайван, каршы як полосага “очып”, “Changan” машинасына килеп кергән. Поши аркасында машина юл кырыена әйләнеп капланган.
Авариядә “Changan” автомобиле пассажирлары: 28 яшьлек йөкле хатын-кызга, 6 һәм 8 яшьлек ике балага зыян килгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү