Лениногорск шәһәре “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәрне үлән чәе әзерләү күнекмәләренә өйрәткәннәр. Комплекслы үзәкләр эше “Демография” илкүләм проекты бурычларына туры килә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
“Белгечләр өйдә социаль хезмәт алучыларга чираттагы чара үткәрде. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар өлкәннәргә, фиточәй әзерләү буенча мастер-класста катнашып, үләннәрдән хуш исле эчемлек әзерләргә өйрәтүне тәкъдим итте,” – дип сөйләп үткәннәр министрлыкта.
Өлкәннәр “Ял эшчәнлегендә кулинария мәктәбе” технологиясе буенча өйрәтелгән. Мастер-класста катнашучылар башта үләннәр җыйган. Шуннан соң алардан файдалы чәй пешергән. Шул у вакытта өлкән буынга үсемлекләрнең сихәте турында да сөйләп үтелгән. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, мондый чаралар акыл эшчәнлеген үстерә, күбрәк аралашуга этәргеч бирә. Шул ук вакытта үлән чәе әзерләү күңел төшенкелеген бетерүгә ярдәм итә.
“Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләгә финанс ярдәме”, “Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat