Казан мэриясе контракт төзүчеләргә түләү күләмен арттырган

Казан мэриясе хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр өчен муниципалитеттан бер тапкыр түләү күләмен 303 мең сумга җиткергән. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин бу җәһәттән тиешле бурычлар йөкләгән.

Моңа кадәр Казанда хәрби хезмәткә контракт төзегәндә муниципаль түләү күләме 200 мең сум тәшкил иткән. Бүгеннән исә түләү тагын 100 мең сумга арткан.

Шул рәвешле Казанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрнең барысы да бер тапкыр 1,5 миллион сум алу мөмкинлегенә ия булачак. Шуның 1 миллион 5 мең сумы – республикадан, 195 мең сумы – Оборона министрлыгыннан.  Әлегә 31 июльгә кадәр Татарстан башкаласында контракт төзегәндә 1,5 миллион сум алып булачак.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан аша контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр өчен ярдәм чараларын киңәйтте. Моңа кадәр республика контракт төзүчеләргә төбәк бюджетыннан 505 мең сум түли иде. Дүшәмбе – 8 июльдән аның күләме тагын 500 мең сумга арттырылды. Нәтиҗәдә хәзер Татарстанда контракт төзүчеләргә  бер тапкыр түләү күләме 1 миллион 5 мең сумга җитте. Бу суммага тагын Оборона министрлыгыннан һәм муниципалитеттан акча өстәлеп, бер тапкыр түләү күләме 1 миллион 500 мең сумга җитәчәк.

Бу түләүне алу өчен Казанның хәрби комиссариатларына һәм “Батыр” үзәгенә (адресы: Казан ш., Воровский ур., 25) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контракт төзүнең шартлары турында өстәмә мәгълүматлар белән 8 (800) 222-59-00 телефоны аша, шулай ук сайтта (heroes-tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү