Диетолог Елена Соломатина, микродулкынлымичтә җылытылган редис, чөгендер һәм сельдерей организм эшчәнлегенә җитди йогынты ясый ала,дип белдерә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге продуктларнымикродулкынлы мичтә термик эшкәртү вакытында нерв системасына тәэсир итүче матдәләр барлыкка килергә мөмкин. Алар шулай ук бөерләргә зыян китерергә яки агулануга китерә ала.
«Бәрәңге һәм баклажаннарда соланин бар. Аны җылытсаң, ул активлаша һәм агуга әверелә. Чөгендер, кишер, редис, сельдерей нитратлары нитрозаминнарга әверелә, ә алар – канцероген матдә. Ул нерв системасына, бөерләргә зыян китерә, кайчак агулануга китерә, ә йөкле хатыннарда яралгының үлеменә китерергә мөмкин. Мондый ризыкларны кояшта да калдырмаскатырышыгыз», – дип ассызыклады Соломатина.
Ул шулай ук, ферментланган (тозлы һәм әче сөт ризыклары) продуктларын микродулкынлы мичтә җылытканда үзлекләрен югалталар, дип өстәде. Бу процесс файдалы бактерияләрне юк итә.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat