Татарстанда бәрәңге кыйммәтләнгән

Татарстанда 1 — 8 июль аралыгында бәрәңгегә бәя 6 %ка арткан, бер кг өчен 48,7 сумга җиткән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Кыяр шулай ук 6% ка кыйммәтләнгән һәм хәзер 112,87 сум тора. Ак кәбестә шулай ук сизелерлек 5,44 процентка кыйммәтләнгән, бәясе 41,14 сумга җитте. Әмма помидорга бәя 159 сумга кадәр кимегән (-3,25%).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү