Аларның максаты – корбаннарына смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны кулга төшерү.
Россиядә мошенниклыкның яңа төре таралган. Аферистлар, шәхси мәгълүматларны кулга төшерү өчен, коммуналь хезмәтләр исеменнән шалтырата башлаган, дип яза “Известия”.
Мошенниклар телефон аша үзләрен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче компания хезмәткәре буларак таныштырып, исәпләгечләрне тикшерү, коммуналь түләүләрне яңадан исәпләү яки алар өчен ташлама күләмен исәпләү хезмәтен тәкъдим итә.
Аферистларның максаты – корбаныннан смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны кулга төшереп, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына керү һәм аның исеменә кредит алу яки үз счетына акча күчертү.
Мондый очраклар июнь аенда бик нык арткан. Мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган.