Казан дәүләт яшь тамашачы театрының баш режессеры Ренат Әюповның юбилей кичәсе узды.
11 июльдә Габдулла Карив исемендәге яшь тамашачы театрында баш режессер – Ренат Әюповның 60 яшьлек юбилей кичәс булып узды. Бу көнне «Тау битендә – Сабантуй» спектакленең премьерасы да тәкъдим ителде.
Ренат Әюповка 2024 елның 28 мартында 60 яшь тулды. Бәйрәм кичәсендә юбиляр Илфак Хафизов һәм Ренат Абянов язып биргән балалар өчен «Тау битендә Сабантуй» этник мюзиклын тәкъдим итте. Җырлы-биюле, гореф-гаәтләрне туплаган әсәрне тамашачы җылы алкышлар белән кабул итте.
Премьерадан соң котлау сүзләрен Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин башлап җибәрде. Иҗат юлы дәверенә юбилярыбызның театр белгече, әдип, баш режессер вазифаларын оста башкаруын әйтеп узды. «Мәдәниятне генә түгел, яшь татар тамашачысы режесеры буларак, сез безнең киләчәк буынны тәрбяилисез. Бүгенге спектакль шуның дәлиле булып тора,» – дип җиткерде рәхмәтен министр урынбасары.
Аннан соң юбилярны Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлады. Спектакльне караганнан соң иҗат кешеләрен Сабантуй батырларына тиңләде ул. «Һәр спектакль – имтихан, – диде ул. – Анда яшь тә, тәҗрибә дә роль уйнамый. Яшь тамашачы театрын җитәкләүче буларак, сезгә аеруча да яшь булып калырга кирәк». Шулай ук Казан мэры исеменнән мактау грамотасы белән дә бүләкләде юбилярны Гүзәл Сәгыйтова.
Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров театрны һәм тамашачыларны яңа премьера белән котлады. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйны яктырткан спектакльнең актуаль булуын ассызыклады. «Иҗат юлын артист буларак башлаган режессерның тоемлавы көчле. Режессер булу белән беррәттән, сез оештыручы һәм үз эшегезнең остасы буларак халык күңеленә барып җитә аласыз,» – диде ул.
Юбилярның иҗатташ дусты – Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры режессеры Фәрит Бикчәнтаев бергә Мәскәүдә укыган елларын искә алды.
– Татар театрының кыйбласы – татар тамашачысына хезмәт итү. Һәрбер театр үзенең юлын эзли. Шуның белән алар исән һәм яшиләр дә. Ничә еллар эшләп, Ренатның театры бер генә театрга да охшамады. Аның репертуары аерым, үзенчәлекле. Әсәрләрне эзләп табу сәләтенә аптырыйм. Театрга үз карашы, ысуллары бар. Сине аңлый торган тамашачылар һәм сиңа ышана торган артистлар теләп калам! – дип котлады.
Гөлназ ӘХМӘДИЕВА
Фото: Карив исемендәге яшь тамашачы театрының матбугат хезмәте
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat