Ирина Смирнова: «Бер гаилә дә игътибарсыз калмый»

Казан Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучы һәр кешенең гаиләсенә социаль ярдәм күрсәтелә. Бу хакта ул «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.

Ирина Смирнова сүзләренә караганда, гуманитар ярдәм җыюдан башлап, хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышуга кадәр бер генә сорау да игътибарсыз калмый. «Казанда мобилизация игълан ителгәннән бирле хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү системасы булдырылды. Мэр Илсур Метшин җитәкчелегендә штаб төзелде. Бездә һәр гариза индивидуаль тәртиптә карала. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы һәр кешенең гаиләсенә социаль ярдәм күрсәтелә дип әйтә алабыз. Дөрес, белмәгәннәр, килмәгәннәр дә бар. Андыйларга да барып җитәргә тырышабыз, – диде ул.

Билгеле булганча, бүген «ТНВ» каналында «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк. Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйли.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү