«Җиңү армиясенә кушыл!» «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында әнә шул исемдәге 12 сәгатьлек марафон узды. Көн дәвамында студиягә алтмыштан артык кунак килде. Алар арасында Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, СВО геройлары, республика районнары башлыклары һәм солдатларга «коры аш» әзерләүче гап-гади авыл апалары да бар иде. Марафон барышында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Бер көн җитә
Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә ташламалар һәм социаль түләүләр ике-өч тапкыр күбрәк. Бу хакта студиядә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин әйтте.
– Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), РФ Оборона министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә. Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк, – диде ул.
Рөстәм Сафиуллин әйтүенчә, арттырылган түләүләрне махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, шулай ук илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. «Без башка төбәкләрдә яшәүчеләргә дә отышлырак шартлар тәкъдим итеп, республикада хәрби контракт төзергә җәлеп итәбез. Бүген Татарстанда хәрби контракт төзүчеләрнең 30 проценты – илнең башка төбәкләреннән килүчеләр. Алар арасында тирә-күрше төбәкләр генә түгел, Әстерхан, Брянск, Курск өлкәләреннән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар», – диде Рөстәм Сафиуллин. Cүз уңаеннан, Татарстанда контракт төзегән 10 чит ил кешесе Россия гражданлыгы алган. Тагын 16 гаризаны тикшерәләр.
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерергә бер көн дә җитә. Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм Россия гражданлыгын алырга да ярдәм итәләр. Шулай ук алар контракт төзү вакытына торак һәм ризык белән тәэмин ителә. Моннан тыш, Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-ярак һәм дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Шунысын да әйтик, Татарстанда контракт төзергә кеше чакырган өчен дә 100 мең сум түли башладылар.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, республикада хәрбиләр генә түгел, ә аларның гаилә әгъзаларына да күп төрле ярдәм чаралары гамәлдә.
– Ватан сагында торучыларның гаиләсе өчен күңеле тыныч булсын – без аларга барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга булышачакбыз. Контрактчыларга бер тапкыр түләнә торган 1,5 миллион сумга кадәр җитүче гомуми ярдәмнең 360 мең сумын безнең министрлык түли, – диде министр. – Аерым алганда, әтиләре СВОда булган, 18 яше тулмаган балаларның һәркайсына 20 мең сум күләмендә акча түләнә. Аны алу өчен безгә тиешле документларны тапшырырга гына кирәк. Моннан тыш, хәрби гаиләсендә туган һәр балага махсус комплект бирелә. Аның бәясе 10 мең сумга җитә. Әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга укырга кергәндә квоталар да каралган. Без инвалид балаларны да кайгыртабыз.
Эльмира Зарипова фикеренчә, хәрби килешү төзү – көчлеләр һәм кыюлар эше. «Контракт төзү – чын ир-атлар карары», – диде ул. Министр фикерен марафонда катнашкан Россия Герое Рәсим Баксиков та куәтләде. «Без – Ватаныбызны, илебез гаиләләребезне яклый», – диде ул. Аның сүзләренә караганда, хәрби бурыч үтәгән арада, гаиләң якланган булуын белеп тору – бик мөһим. «Өйдә бар да тәртиптә булу тынычлык өсти», – диде Рәсим Баксиков.
«Халык фронты»
Татарстанда яшәүчеләр дә махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк «кызыл сызык»та үз бурычын үтәүче хәрбиләргә, аларның гаиләләренә төрлечә ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева искәртте.
– Татарстанда Җиңүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр күп, – диде ул. – Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм җыя башладылар. Бүген СВО зонасына 4 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Бу эштә иҗтимагый оешмалар да, үз теләге белән гади халык та катнаша.
Республиканың Тәтеш районыннан гына да СВОга ярты миллиард сумлык ярдәм озатканнар әнә. «Без гуманитар ярдәм җибәрү эшен 2022 елда башладык. Тәүге тапкыр СВО зонасына 4 мартта бардык, 44 тонна йөк алып бардык. Хәзер аның күләмен исәпләмибез дә инде. Гомумән алганда, ярты миллиард сумлык ярдәм күрсәттек», – диде ул. Баштарак кием-салым, продукция сатып алсалар, хәзер махсус техника да әзерләп җибәрәләр. «Быел 27 автомобиль алып бардык», – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләрнең гаиләләренә дә даими ярдәм итеп торуларын әйтте.
– Безнең шәһәрдән 2,5 меңгә якын кеше махсус хәрби операция зонасына Ватан сагына китте. Аларның гаиләләренә кагылышлы барлык сорауларны үзебез хәл итәбез. Әтиләре СВОда булган 500ләп бала икенче ел балалар бакчасына бушлай йөри, 1,5 меңнән артык укучы бушлай туклана, – дип сөйләде ул марафонда.
Мэр контрактчыларның бәби тапкан хатыннарына 100 мең сум күләмендә акча түләнүен дә әйтте. «Аларны бала тудыру йортыннан шәхсән каршы алам. Бездә шундый 54 сабый туды инде», – диде Наил Мәһдиев. Чаллы мэры әйтүенчә, эш акчада гына да түгел. «Якыннары махсус хәрби операция зонасында булучылар безнең ярдәмне тоярга тиеш. Чаллы шәһәре контрактчылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төрлечә ярдәм итәргә тырыша», – диде ул.
Менделеевск районында да хәрбиләрне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тырышалар.
– Фронт өчен егермегә якын төрдәге продукция җитештерәбез. Мәсәлән, ашлар, «коры душ», зур күләмдә окоп шәмнәре, махсус шырпылар ясала. Аптечкалар, сумкалар тегәбез. Бу – чын мәгънәсендә халык фронты. Халкыбызга бердәмлекләре өчен зур рәхмәт, – диде район башлыгы Радмир Беляев.
Ватан – нәрсә ул?
Марафонга хәрбиләрне дә чакырганнар. «Анда начар дип уйламасыннар иде. Ватаныңны саклаудан куркырга кирәкми. Уртак Җиңүгә һәркем өлеш кертергә тиеш», – диде СВОда катнашучы Денис Сергеев. «Кызыл сызык»ка ничек эләгүен дә сөйләде ул. «Мин хәрби хезмәтне Кырымда үттем. Шул исәптән, Кырым күперен сакладым. Ул вакытта ук хәрби контракт төзисем килгән иде. Тик әти-әнием каршы булды. Махсус хәрби операция башлангач, кабат әлеге фикергә килеп, контракт төзедем. Бергә хезмәт иткән иптәшләрем шунда. Мин дә Ватан сагында булырга тиешмен, – диде хәрби. – Бөтен туганнар шунда. Ярдәм кирәк булса, булышалар. Тылдагы ярдәмне дә тоябыз. Республика безне барлык кирәк-ярак, техника белән тәэмин итә. Туган яктан килгән вак кына нәрсә дә күңелгә рәхәтлек бирә».
СВОда катнашучы, 430 нчы мотоукчылар полкының психологик хезмәт җитәкчесе Андрей Сарбаев әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларыбыз һәм оныкларыбызның тынычлыгы хакына авыр, әмма кирәкле бурыч башкара. «Минем өчен барыргамы-юкмы дигән сорау тумады. Президент указы чыккач, мобилизация буенча киттем. Мин – запастагы офицер. Бу – минем бурычым», – диде Андрей Сарбаев.
Хәрби контракт төзергәме-юкмы дип икеләнүчеләргә киңәш тә бирде ул. Аның әйтүенчә, иң элек синең өчен Ватан – нәрсә ул, дигән сорауга җавап бирергә кирәк. «Бу –оныкларыбызның киләчәге, бабаларыбыз истәлеге. Сез Ватаныбызны сакларга әзер икән, димәк, карар кабул итәргә вакыт», – диде ул.
Сабыйдан – шөреп
Түбән Кама районының Благодатное авылында яшәүче күпбалалы Казамаровлар гаиләсе гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Балалар да бу эштән читтә калмаган хәтта. Күптән түгел генә алар уен мәйданчыгына дип җыйган акчасын махсус хәрби операциядә катнашучыларга «УАЗ» машинасы сатып алырга тапшырган. Әти-әнисе кире үгетләп тә караган, әмма балаларның Җиңүне якынайту теләге көчлерәк булып чыккан. «Без бу акчаны бик озак, туганнан бирле җыеп бара идек. Бергәләп уйлаштык та, аны фронтка машина сатып алырга бирергә булдык», – дип сөйләде энеләре Лев һәм Яков исеменнән кызлары Татьяна.
Студиядә үк бик тәмле токмач ашы да пешерделәр. Балтач районының Нөнәгәр авылында яшәүчеләр хәрбиләргә «коры аш» әзерли.
– Бу хакта кызым ишетеп кайткан. «Әни, без дә эшли алмыйбызмы?» – дип сорады. Яшелчә киптерү җайланмасы сатып алдык та, бергәләп тотындык. Өйдәге запаслар беткәч, кишер, суган, чөгендерне тирә-күрше авыллардан ук китерә башладылар. Киптерелгән яшелчәләрне пакетларга авылыбыз белән бергә тутырабыз. Уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә безгә бик теләп ярдәм итә, – дип сөйләде Нөнәгәрдә яшәүче Фәридә Вафина.
Ә менә тугыз яшьлек волонтер Артемий Волков исә үзе яшәгән бистәдә фронт өчен шөреп җыя. «Минем уңайлы караватым бар, ә солдатларның – юк. Шуңа күрә аларга шөрепләр җыеп җибәрергә булдым. Хәрбиләр фронтта үзләренә карават ясасын», – диде ул. Нәни волонтер солдатларга хатлар да яза. Бергә футбол уйнарга чакырган. Әмма Артемий янына кунакка килгән хәрби, яралану сәбәпле, туп тибә алмаган. Аның белән солдатның балалары уйнаган. Телемарафонда Артемийның әнисе Лариса Николаевна балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү серләре белән дә уртаклашты. «Ватанпәрвәрлек хисен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Бу – өлкәннәргә карата хөрмәт тә, үзара аңлашу да, ярдәм дә, – диде Лариса ханым. – Бер генә мисал: бүген автобуста килгәндә улым бер ир-ат янына килде дә: «Сезнең әниегез бармы?» – дип сорады. Уңай җавап ишеткәч: «Минем дә әнием бар, ул басып бара», – дип миңа урын бирүен үтенде. Ватанны ярату шуннан башлана».
Чын дуслык
– Монда кирәкмәгән әйберләр өчен дә ызгышып ятабыз. Ә анда баргач, егетләр бер-берсе белән туганлашып бетә, бер ипине бүлеп ашыйлар. Чын дуслык шунда инде, – ди марафонда катнашкан Татарстанның халык артисты Фирдүс Тямаев.
Ул үзенең дә чын дуслары булуын сөйләде. “Андый дусларым бар, күп түгел, 3-4 кенә. Акчалы дусларым һәрвакыт әйтә: «Фирдүс, солдатларга нәрсә кирәк, әйт, булышабыз», – диләр. Аларга мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Бер квадрокоптер алган идек, ул 700 мең сумга якын тора. Минем хәлдән генә килми, әлбәттә, болай да һәр концерттан өлеш чыгарып барам. Халык моны белә, мактаныр өчен әйтмим, үрнәк булыр өчен әйтәм”, – диде җырчы. Фирдүс Тямаев Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә тора. “Алар төнге ике-өчтә дә шалтырата”, – диде артист “Болгар” радиосы студиясендә.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, мондый вакытта капланып елап утырып булмый, берләшергә кирәк.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы Марат исемле егет ялга кайтып, концертыма килде. Әнисе белән апасын сәхнәгә чакырдык. «Улыгыз Марат кайнар сәламнәр җиткерде, бик нык яратам дип әйтте», – дидем. Әнисе бик сөенде: «Балам исән-сау», – дип, бертуктаусыз елады. Алай гына да түгел, ул сезне күрергә кайтты, дидем. Зур чәчкә бәйләмнәре күтәреп, Марат әнисе һәм апасы янына чыкты. Бөтен зал белән елап беттек. Ул шундый матур күренеш булды, – дип искә алды җырчы.
Аның әйтүенчә, Марат яраланып, госпитальләрдә яткан. «Аякларына бик каты зыян килгән иде. Шул вакытта мин: «Марат, җитәр, кечкенә балаң үсеп килә, дидем. «Илсөя апа, ничек инде мондый сүз әйтә аласыз. Анда минекеләр калды. Сез ул егетләрнең күзләрен күрсәгез! Анда чын дуслык. Анда чын ир-атлар! Мин аларны калдырып китә алмыйм. Терелү белән, алар янына кире кайтачакмын», – диде. Марат кебек егетләр – безгә үрнәк”, – диде Илсөя Бәдретдинова һәм бар да яхшы булачагына ишарәләп, “Торып бас!” җырын башкарды.
Татарстан хәрби хезмәткә контракт төзү турында тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерларына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.
Фото: Татар-информ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat