Кайбер гөмбәләрнең яман шештән саклавын ачыклаганнар

АКШның Пенсильвания университеты галимнәре теләсә кайсы гөмбәне куллануның яман шеш куркынычын киметә алуын ачыклаган. Бу хакта “Газета.Ру” “Advances in Nutrition” (“AdvNutri”) журналы мәгълүматларына таянып яза.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, һәр көн саен 18 грамм гөмбә (ашарга яраклы теләсә нинди гөмбә) ашаучыларда рак авырулары килеп чыгу ихтималы 45 процентка кимегән.
Һиндстан һәм Бельгия галимнәре дә бу җәһәттән тикшеренү үткәргән. Аларның тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, биш төрле гөмбә: шиитаке, индюшачий хвост (Траметес разноцветный), рейши (Трутовик лакированный), шампиньон һәм майтаке иң файдалы гөмбә булып тора.

Галимнәр әйтүенчә, әлеге гөмбәләрдәге витаминнар һәм антиоксидантлар ДНК һәм күзәнәкләрне җимерүче молекулалар – ирекле радикалларга юлны ябарга мөмкин. В, D витаминнары, селен һәм ниацин шундый үзенчәлекләргә ия.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү