Татарстанда яшәүчеләрнең җәмәгать транспорты, ТКХ, экологиягә бәйле зарлары күп

Казанда яшәүче ике бала әнисе Эльмира Нигъмәтҗанова тораккоммуналь хуҗалык эшенә бәйле гозерен тиешле урыннарга онлайн мәйданчыклар аша җиткерергә күнеккән инде. Тел белән аңлатып булмаганны интернет тиз төшендерә икән.

Идарәче компания бездән берничә йорт аша гына булса да, алар белән интернет аша аралашабыз. Йортка хезмәт күрсәтүче мастерларның кесә телефоннары да бар. Тик турыдан-туры мөрәҗәгать иткәч, йә оныталар, йә  ишетмәмешкә салышалар, – дип сөйләде ул безгә. – Подъездда айга бер тапкыр идән юсыннар өчен, гел «Открытая Казань»га язарга туры килә. Аның каравы, интернет аша гариза язгач, эш бик тиз эшләнә. Идәннәрегезне юдык дип, кесә телефонына фотоларга кадәр төшереп җибәрәләр. Идарәче компания башкарырга тиешле хезмәт артыннан мин йөрергә тиеш тә түгел югыйсә. Кыскасы, җәен подъезд, кышын кар мәшәкате – минем өстә.

Гомумән, онлайн мәйданчыкларга гозерләрен җиткерүче бер Эльмира ханым гына түгел. Татарстанда яшәүчеләр тагын нәрсәдән зарлана?

Социаль челтәрләргә якынаялар

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин «Халык контроле» системасының Татарстанда яшәүчеләр арасында бик популяр булуын әйтте. Искәртеп үтик: әлеге система аша Татарстан халкы социаль өлкә, элемтә, бизнес, экология, юллар, җәмәгать транспорты, инфраструктура, торак-коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зарларын онлайн җибәрә ала.

– 2024 елның 6 аенда системага 53,8 мең мөрәҗәгать алынды, шуларның 39,7 меңе хәл ителде. Гомумән алганда, 2012 елдан башлап «Халык контроле»ндә 652089 мөрәҗәгать урын алган, шуларның 90 проценты инде хәл ителгән, – диде ул.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша сорауларын хәл итүчеләр саны да арта. Илья Начвин әйтүенчә, бу елның алты аенда әлеге система аша 153,6 млн хезмәт башкарылган. Система аша 15,0 млрд сумлык түләү үткән. Гомумән, минут саен бу порталда 220ләп электрон хезмәт башкарыла икән.

Республиканың Дәүләт хезмәтләре порталын күбрәк хатын-кызлар үз итә икән. Министр урынбасары сүзләренчә, барлык кулланучыларның 76 проценты гүзәл затларга туры килә. Бу аңлашыла да кебек: йорт-җиргә, балалар, ТКХ түләүләрен, гадәттә, алар түли бит. Порталда нинди хатын-кызлар утырганын тасвирлап та күрсәтте Начвин.

– Бу, нигездә, 35–44 яшьтәге, кияүдә, балалар бакчасына йөрүче яисә мәктәп яшендәге баласы булган, үз фатирында яшәүче, машина йөртү таныклыгына ия хатын-кыз, – диде ул.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша аеруча да табибка язылу популяр икән (7318589). Моннан тыш система аша ТКХ күрсәткечләрен (2962319), газ күрсәткечләрен (1278152) бирү дә кулай. Илья Начвин сүзләренчә, якын киләчәктә, төгәлрәк әйткәндә 2025 елга Дәүләт хезмәтләре порталындагы кайбер хезмәтләр «Телеграм» һәм «VK» социаль челтәрләрендә дә барлыкка киләчәк. Мәгълүм булганча, хәзер «VK» аша Татарстан халкы машина штрафлары бармы-юкмы икәнен белә һәм түли ала. Киләчәктә табибка да социаль челтәр аша язылып булмагае әле.

Юллар борчый

«Халык контроле» эшчәнлеге турында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тулырак сөйләде.

 

мvмөрәҗәгатьләр Сан
Юл 21 146 гариза
Төзекләндерү һәм инфраструктура 20 657 гариза
Торак-коммуналь хуҗалык 4 224 гариза
Каты коммуналь калдыклар 2 530 гариза
Транспорт 1 324 гариза
Экология 752 гариза
Сәүдә 674 гариза
Сәламәтлек саклау 561 гариза

Сәрия Сабурская җәмәгать транспортына бәйле сорауларга аерым тукталды.

–  Татарстанда ел башыннан җәмәгать транспорты эшенә бәйле 1,3 мең мөрәҗәгать кабул ителде. Гозерләрнең 887се хәл ителде. Иң еш шикаять – хәрәкәт графигын үтәмәү һәм кеше күп йөргән вакытта автобусларның җитәрлек булмавы, – дип аңлатты Сәрия Сабурская.

Аның сүзләренә караганда, иң күп мөрәҗәгатьләр Казан халкыннан килә (1 меңгә якын мөрәҗәгать). Шулай ук Чаллы, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Әлмәт, Питрәч, Алабуга һәм Бөгелмә районнарыннан да үтенечләр күп.

   Фото: kzn.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү