Кама Тамагы районының Олы Яңасала авылында ел азагына кадәр яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. ФАП “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча төзелә. Бу хакта Кама Тамагы районы советы хәбәр итә.
Яңа медицина оешмасы ике авыл: Шәпкә һәм Олы Яңасалада яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. ФАП сырхауларны кабул итү өчен кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Биредә табиб бүлмәсе, процедуралар һәм прививка ясау бүлмәләре, стерилизация бүлмәсе, сырхаулар өчен палата, хезмәткәрләр өчен бүлмә булдырылачак. Фельдшер-акушерлык пунктында профилактик тикшеренүләр узу, анализлар тапшыру, прививка ясату мөмкинлеге тудырылачак.
“Россия Федерациясендә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын модернизацияләү” федераль проекты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча 2022 елдан бирле тормышка ашырыла. Максаты – халык ихтыяҗларыннан чыгып, кешенең яшәү, уку яки эш урыны янәшәсендә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat