Чәршәмбе, 17 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 12-17 градус тәшкил итсә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк» Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атнаның икенче яртысында республикада һава торышының бозылуы, шул исәптән яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat