Дәүләт Советына сайлауда КПРФ фракциясе 46 кандидат тәкъдим иткән

Татарстан парламентындагы КПРФ фракциясе Дәүләт Советына сайлауга бердәм сайлау округы буенча – 46, бер мандатлы округлар буенча 27 кандидат тәкъдим иткән. Алар арасында фермерлар, эшчеләр, укытучылар, табиблар, хатын-кызлар, яшьләр дә бар. Бу хакта матбугат очрашуында Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтте.

– Без зур этап үттек. Күптән түгел сайлау кампаниясен уздырдык. Дәүләт Советына депутатлыкка йөзләгән кандидатны карадык, – диде Хафиз Миргалимов. – Бердәм сайлау округы буенча – 46, бер мандатлы округлар буенча 27 кандидат тәкъдим иттек. Бер шиксез әйтә алам, болар – лаеклы кандидатлар. Алар арасында фермерлар, эшчеләр, укытучылар, табиблар, хатын-кызлар, яшьләр дә бар. Уртача яшьләре – 43. Хәзер алар теркәлү стадиясен уза.

КПРФ фракциясе җитәкчесе әйтүенчә, бүген иң мөһим бурыч – илне яклау һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү.
– Нинди чынбарлыкта яшәвебезне яхшы аңлыйбыз. Без илебезне дустанә булмаган илләр һөҗүменнән якларга тиеш. Икътисадый, социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк. Бездә хезмәт хакы, пенсияләр, стипендия, эшсезлек буенча җитешсезлекләр бар. ТКХ тарифлары, азык-төлек, дарулар, уку бәяләренә карагыз. КПРФ фракциясе тагын да киңәер дип ышанам. Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез бар, – диде Хафиз Миргалимов.

Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин да фракция җитәкчесенең сүзләрен хуплап, хәзер алар өчен аеруча җаваплы чор башланганын әйтте:
– Сайлаучыларыбызга әйтер сүзебез бар. 2019 елда сайланганда вәгъдә ителгән күп нәрсәне эшләдек. Безнең партия иң элек хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклады һәм яклаячак, – диде Фәдбир Сафин. – Безнең җәмгыять социаль санала. Алай булганда, ярлылар белән байлар арасындагы аерма кимергә тиеш. Кызганыч, бездә бу алай түгел. Халыкның төп өлеше хезмәт хакы хисабына яши. Моны үзгәртергә кирәк. Барлык өлкәләрдә – сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык булсынмы, борчыган сорауларны хакимияткә җиткерергә кирәк. Шундый яхшы аралашу коралы булганда, күп проблемалар хәл ителә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү