Бауман урамында ВИЧ-инфекциягә бушлай тест үткәрү оештырыла

Казанда 19 июльдә ВИЧ-инфекциягә бушлай һәм аноним экспресс-тест үткәреләчәк. Табиблар Бауман урамындагы «Сәгать» монументы янында дежур торачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Акция 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак. Теләүчеләргә урында социаль хезмәткәр консультация бирәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Проект Татарстанның гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алган гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырыла.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү