Быел Татарстанда 8,5 мең укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп төзелә. Мәктәпләрне төзү һәм төзекләндерү – безнең өчен өстенлекле эш юнәлеше. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Президентның мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерү һәм төзү буенча программаларын гамәлгә ашыру буенча федераль штаб утырышында шул хакта белдерде.
Партия һәм Мәгърифәт министрлыгы оештырган чараны “Бердәм Россия” Генераль советы Секретаре вазыйфаларын башкаручы Владимир Якушев һәм мәгърифәт министры Сергей Кравцов үткәрде. Татарстан анда мәктәпләрне иң күп төзегән һәм төзекләндергән төбәк буларак телгә алынды.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышта республика мәктәпләрен төзү һәм төзекләндерү турында сөйләде. Аның әйтүенчә, гамәлдәге мәктәпләргә өстәмә рәвештә өч корпус (1245 урынга) ачылачак. “Татарстан уңай яктан телгә алынды, чыннан да шулай. Безнең өчен өстенлекле эш юнәлеше бу. Барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр шуның белән шөгыльләнә, партия контроле алып барыла”, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Аның әйтүенчә, Татарстанда шулай ук төбәк проектлары гамәлгә ашырылып килә. Шул исәптән мәктәп ашханәләре, бассейннар, спорт заллары төзекләндерелә. “Быел республикада 14 меңнән артыграк егет-кыз мәктәпне тәмамлады, 43 мең укучы тугызынчы сыйныфта укуын төгәлләде. Республикада 55 меңнән күбрәк сабый тәүге тапкыр мәктәп бусагасы аша атлап керәчәк”, – дип сөйләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, барлык эшләр планда каралганча – 1 сентябрьгә һәм бер өлеше – ел азагына кадәр тулысынча төгәлләнәчәк.
Федераль штаб шулай ук партиянең “Баланы мәктәпкә әзерлә” акциясен башлап җибәрде. Владимир Якушев быел яңа төбәкләрдәге гаиләләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын аерым игътибар үзәгенә алырга кушты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat