Җенле. Татарстандагы адаштырып йөртә торган урыннар турында

Татарстан районнарында адаштырып йөртә торган урыннар күп икән. Халык андый җирне «җенле урын» дип атый. Бу темага алынуым тиктомалдан гына килеп чыкмады.  Мамадыш районының Рус Омары авылы янындагы 1961 елда юкка чыккан Котыш (Кутуш) җирендә мин дә сәер чит тавышлар ишетеп кайттым. Нинди җирләр бу?  Чит-ят тавышлар каян ишетелә? Бу язманы әзерләгәндә берничә кеше белән аралаштым. Аларның барысы да үз якларында булган хикмәтләр хакында сөйләде.

«Алена бит ул!»

Иң элек үзем белән булган хәлне сөйлим әле. Без җиләккә туганнар белән җыелышып бардык. Төрлебез төрле якка таралышып җиләк җыйдык. Беренче аланда тыныч булды. Икенчесенә күчкәч, сәер хәлләр башланды. Юлымда бик эре – бармак башы кадәр җиләкләр очрады. Ачыграк урында бигрәк тулышып пешкәннәр. Җыя-җыя шактый читкәрәк киткәнмен. Менә тагын зур җиләклек очрады. Иелеп үрелдем генә, артымда кеше бар кебек тоелып китте. Тиз генә торып басып карадым. Берни юк. Тагын 10 минут тирәсе җыйганмындыр, ниндидер тавыш килә. Бу юлы үләннән нидер йөргән кебек. Елан булмасын тагын, дип як-ягыма каранам. Берни юк. Тагын чүгәләдем. Бер-ике минут узмады, артымда тавыш ишетелә. Кеше килеп баскандай булды. Эчкә курку керде. Тагын торып бастым. Минекеләр икенче урында җыялар. Инде киттем дигәндә, кеше ияргән кебек булды. Болында чакта берәүгә дә сөйләү юк инде. Без җиләккә бик ерак авылга барган идек. Кайта-кайта онытып та җибәрдем. Чәй табыны янында абыйдан без йөргән рус авыллары хакында сорашырга булдым. «Анда кешеләр яшиме соң?» – дим. «Беткән авыл ул, анда Алена гына яши», – димәсенме! Абый сөйләвенчә, мин җиләк җыйган аланда буранда адашып үлгән 15 яшьлек Аленаның җаны йөри, янәсе. Тирә-яктагы кешеләр әйтүенчә, җаны тынычлык тапмаган. Инде бу урында христианнар дога да укып караган икән.

– Безнең якларда андый җирләр күп ул. Аеруча рус авыллары янында адаштыра торган сукмаклар бар. Җенле җирләр дә күп, – ди абыем Нуретдин. – Без урманга гел хатыным Фәүзия белән барабыз. Бервакыт бер урынга чыктык. Хатыным җиләк җыеп калды, мин алгарак китем. Шунда бер хатын кычкыра. Тавышы нәкъ апаңныкы инде. Мине чакыра икән, дип барам да барам. Ерак киткәнмен. Бераздан айнып киттем. Бу урында бер хатын асылынган булган икән. Әнә шул чакырган.

Гомергә онытылмый

Балтачта яшәүче Миләүшә Хәйруллина да адаштыра торган урынга әллә ничә эләккән. Ул җирләрне узганда әллә нинди тавышлар да ишеткән ул.

– Кукмара районының Тырыш авылы белән Балтач районының Алан авылы арасында 2 чакрым җирдә адаштыра торган урын бар. Җиденче сыйныфта укыганда адаштым. Әбиемә барган идем. Кире кайтырга кояш баеган вакытта чыктым. Әби, бу вакытта кайтмаска иде инде, дип калды. Ике авыл арасы – 15 минутлык юл. Мин аны 2 сәгать кайтканмын. Анда агач үсеп утыра иде. Шуның янына килеп җитүгә, юлга ике яктан томан төште. Берни күренми. Аның каравы ике яктан да этләр өргән тавыш ишетелә. Барам-барам, барып җитеп булмый. Озак тилмердем. Берзаман авыл зираты коймасы янына килеп чыктым. Яктырып киткәндәй булды, томан да калмады, – ди ул.

Миләүшә, ул җирдән әле дә уза алмыйм, гомергә онытылмаслык булды, дип сөйли. Ә бервакыт кич клубтан кайтканда аңа кемдер иярә. Ап-ак багана кебек әйбер артыннан калмый. Аяклары зур, җиңел атлады дип искә ала ул аны.

– Миңа килә башлагач, каты итеп кычкырып җибәргән идем, үзеннән-үзе юкка чыкты. Баксаң, ул җенне безнең күрше апа гел күрә торган булган. Әнигә дә сөйләгән. «Ишегалдымда ир белән хатын көн саен чемодан тотып әрле-бирле йөриләр, инде башка килмәсләр, Түбән Очка төшеп киттеләр», –  дигән. Чынлап та шулай булган, – ди Миләүшә. – Бервакыт күрше апабыз безгә керде. Аның бакчасында җиләк күп иде. Ул әни белән чәй эчкәндә, моның җиләген ашарга дип энем белән бакчасына керсәк, Гөлсем әби ак яулыгын бәйләп йөреп тора. Ток суктымыни, чыгып чаптык. Өйгә килеп керсәк, бездә дә – ул. Тегесенең күзгә күренгәнен чамаладык инде.

Дога булыша

Кукмарада яшәүче 62 яшьлек Әсгать Гаффаровка да сәер күренеш белән очрашырга туры килгән. Шәмәрдән станциясендә поезддан төшеп калып, авылларына урман аша чыга торган була ул. Озак вакыт шулай йөри. Берни очрамый. Урман аша чыгып та, җанварларга юлыкмый. Ә менә бервакыт сәер тавышлар ишетә. Урман юлына җиткәнче үк яшь балалар елаган тавыш ишетелә башлый. Эчкәрәк кергәч, хатын-кыз тавышы ишетелә.

– Әни мине гел өйрәтер иде: андый чакта башта дога укы, бетмәсә, сүген, дип. Үч иткәндәй, ник бер авыз сүз әйтеп булсын. Әллә куркудан шунда. Ул чакта 25 яшьләр тирәсе булгандыр миңа. Урманны ничек чыкканны да хәтерләмим. Бөтен җирем манма тир иде. Башка ул юлдан йөрмәдем инде. Авылга кайтып сөйләгәч, минем кебек тавышлар ишетүчеләр күп булганын белдем, – ди Әсгать абый.

Биектау районының Мәмдәл авылы янәшәсендәге урман аша чыкканда да сәер хәлләр була. Зөлфәт белән Ринатка апалары булып эндәшәләр.

–  Бервакыт кич абый белән бергә кайтып барабыз. Шунда Казанда яшәүче апабыз эндәшкән төсле булды. Энемнән: «Син дә ишеттеңме?» – дип сорыйм. Апа бит иртән Казанга китте, җавап бирә күрмә, ди. Бу җирдән тиз генә киттек, – дип сөйли Зөлфәт.

Тукай районының Торнаташ авылы белән Сарман районының Чураш авылы арасындагы басуда кеше адаштыра торган җенле урын бар икән. Кәүсәрия Нәҗмиевага бу хакта әтисе сөйләгән булган.

– Шушы ике авыл арасындагы басуда «Мулләттәй куаклыгы» дигән урын бар. Мәрхүм әтинең дә шунда адашып йөргәне булган. Берничә ир-ат кичке якта киндер орлыгы җыярга баралар. Караңгы төшкәч, кайтырга чыгалар. Әмма сукмак бутала. Әллә ничә тапкыр Торнашташка түгел, Чурашка килеп чыгалар. Таң атканчы адашып йөриләр, – ди сөйли Кәүсәрия апа. – Ирем дә шул урында җиккән атта адаша.  Ул да әллә ничә тапкыр Чурашка килеп чыга. Аптырагач, ат алдына басып та барып карый. Тик авылга гына килеп чыкмыйлар. Алар да яктырганчы адашып йөриләр. Шомырт җыярга барган энем дә адашкан иде. Бу хәлләргә шактый еллар узса да, ул урыннарны узганда бар да искә төшә. Хәзер инде ул юл аша йөрүче юк.

Мамадышта яшәүче Гөлназ Сафинага да авылда (исемен язмауны сорады) яшәгәндә сәер күренешләргә тап булырга туры килгән.

– Без бәләкәй чакларда, моннан 25 еллар элек, мин гел җен белән очраша идем. Кич белән бәдрәфкә чыксам, гел берәр туганыбыз булып күзгә күренер иделәр. Бабайга сөйләдем. Ул догалар өйрәтте. Шуларны укып йөри башлагач, башка күренмәделәр. Казанга укырга киткәч, бер әбидә яшәдем. Ике көн йоклагач, мин яткан карават янына нидер килә башлады. Килә дә, элеккеге егетем булып яныма ята, кочакламакчы була. Көчкә ычкынып китеп, ут кабызам. Шуннан юкка чыга. Бер ай тилмердем. 42 килограммга калган идем. Бер өшкерүче әбигә алып бардылар, шул булышты, – дип сөйли Гөлназ. – Бәби тапкач, тагын бер хәл булды. Яңа ел алды иде. Палатада берүзем калдым. Кич яныма арыслан кыяфәтендәге әйбер менеп ятты. Китми генә бит. Шунда бик курыктым. Баксаң, бу палата шундый икән. Иртәгәсен шәфкать туташлары, бик күпләр зарлана, элек бу бүлмәдә операция ясыйлар иде, диделәр…

Бу ни бу?

Хикмәт нидә?  Адаштыра, төрле тавышлар ишетелә торган урыннар нәрсәне аңлата? Бу хакта «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сораштык.

–  Кешенең җаны алай кычкырып йөрми. Бу – шайтан галәмәте. Кемдер йөри дип ышану да – гөнаһ. Җеннәр шулай итә. Алар адаштыра, алар тавыш бирә. Безгә алар белән очрашырга да туры килә. Бергә җыелган урыннарыннан узганда безгә аларга кагылырга да туры килә. Җеннәр үзләре тик торганнан безгә зыян китерергә тырышмый. Алар үз тормышлары белән яши. Тик менә ялгыш кына тормышларына керә калсак, үчләшергә дә мөмкиннәр. Иске өй нигезләре, мунча, мал чала торган урын, тиреслек, чүплекләр һәм башка шундый урыннар җенле урын санала. Алар анда яши һәм сөяк, тирес, пычрак әйберләр белән тукланалар. Җеннәр канлы урынны да ярата. Малларны кеше йөри торган җирдә чалмаска тырышыгыз. Чалган очракта ул урынны чистартыгыз. Җеннәр кояш баеган вакытта иреккә чыгалар. Караңгы төшкәч, таралышып бетәләр.  Шуңа күрә безгә һәрдаим бисмилла әйтергә кирәк. Өйдән чыкканда да, кергәндә дә, эш башлаганда, ашый башлаганда, йокларга ятканда, машинага утырганда, су түгәргә җыенганда да гел бисмилла әйтегез. Бисмилласыз яшәгәнгә күрә җеннәр синең белән бер өстәлгә ашарга да утыра, яныңа ятып йоклый да. Бер тән, бер җан булып яшиләр. Кеше моны үзе сизмәскә дә мөмкин. Кызганыч, шайтанга ышанмаучылар да  күп. Аларга ышану иманны күрсәтә.

Җеннәрдән ничек сакланырга?

Биш вакыт намаз, Коръән сүрәләрен һәм төрле зикер-догаларны иртә-кич укырга кирәк. Алар бигрәк тә «Бәкара» сүрәсеннән, әгүзү-бисмилләһ сүзләреннән куркалар. «Бәкара» сүрәсе укыла торган йорттан шайтан кача. Шул ук сүрәнең 255 нче аяте – «Аятел-көрси»не укып йөргән кешегә шайтан зыян китерә алмый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү