Казаннан Шанхайга туры авиарейслар ачыла

Самолетлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.

Казан белән Шанхайны туры авиарейслар тоташтырачак. Бу хакта “KazanFirst” Россия Туроператорлар ассоциациясе мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, самолетлар Казаннан Шанхайга 28 сентябрьдән оча башлачак. Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәренә планлаштырыла. Һәрхәлдә, Кытай авиакомпаниясе самолетлары җәйге расписание азагына кадәр шундый ешлыкта очачак.
Очкыч Казаннан Шанхайга 20.00 сәгатьтә кузгалып, икенче көнне җирле вакыт белән 9.00 сәгатьтә Пудун (PVG) аэропортына төшеп утырачак. Ә инде Шанхайдан Казанга 12.30 сәгатьтә кузгалып, Татарстан башкаласында 17.00 сәгатьтә булачак.
Ике шәһәр арасындагы авиарейсларны «China Eastern” авиакомпаниясе оештыра. Аның самолетлары Шанхай белән Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да тоташтыра.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү