Өендә лимон үстерүче Илсөяр Гобәйдуллина: «Берәр килога җиткәннәре бар»

Мамадыш районының Югары Яке авылында яшәүче Гобәйдуллиннар өендә лимон да үсә, гранат та җимеш бирә, кавын-карбызлар да өлгерә. Бакча эшләрен хуҗабикә Илсөяр апа белән кече уллары Булат ярата икән.

– Лимон орлыктан уңыш бирми. Шуңа күрә аны үсентедән үстерергә кирәк. Миңа лимонны Урта Кирмәндә яшәүче сыйныфташым Гөлназ утыртып биргән иде. 15 еллап бардыр инде аңа. Инде хәзер үзем дә үрчетәм. Ел буе лимон уңышы алабыз. Лимон сатып алган юк безнең. Берәр килога җиткәннәре бар. Бик яратып үстерәм. Алар да назны аңлый, – ди Илсөяр апа. – Тәрәзә төбендә гранат та үсә безнең. Аның үсентесен улым Казан базарыннан сатып алып кайткан иде. Тернәкләнеп китте. Тавык йомыркасы кадәр булып үсәләр.

Илсөяр апа бакчада да яшелчә, җиләк-җимеш күп утырта икән. Кыяр-помидорны әйткән дә юк инде. Ел саен кавын-карбызлары өлгерә, виноградлары җитешә.
– Быел әле карбызлар бик зур түгел. Виноград ел да сөендерә инде. Кибеттәге кебек бик эре булмаса да, тәмле. Булдыра алганча, тырышабыз инде, – ди ул.

Әле бит абзар тулы мал да бар. Сыерлар, үгезләр дә тоталар. Илсөяр апа юлаучыларны да ашата. Халык телендә “Сайкичү” дип аталган базарда ризык сата. Чәйләрне үзе үстергән лимон салып ясыйм, ди. Бик яратып эчәләр, «карбыз тәмнәре бар» дип әйтәләр икән.

– Айга ун көн сатуга чыгам. Булганына шөкер. Ирем Марсель белән ике ул үстердек. Аларның үз гаиләләре, оныклар сөябез, – ди ул. – Һәр эшне яратып башкарырга кирәк. Бары тик шул чакта гына нәтиҗәсе була. Лимоның да уңыш бирә, виноградын да ишелеп уңа. Эшне яратыгыз!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү