Ул хастаханәдә җан биргән.
Кичә көндезге 11ләр тирәсендә Чаллы шәһәренең Чулман проспектында коточкыч авария килеп чыккан. “Fiat Ducato” фургоны (рулендә 46 яшьлек ир-ат) велосипедтагы үсмер кызны бәрдергән. Бала ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә җан биргән. Бәхетсез үсмернең үзе белән бернинди дә документы булмаган. Шуңа күрә шәһәр автомобиль инспекциясе массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша баланың кем икәнлеген билгеләүгә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Челиниские известия” яза.
Бүген баланың биредә яшәгән 14 яшьлек кыз икәнлеге ачыкланган.
Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына караганда, кыз велосипедтан төшмичә генә светофорсыз “зебра” аша чыкканда, фургон көпчәге астында калган.
Һәлакәтнең төгәл генә кем гаебе белән килеп чыкканлыгы тикшерү чаралары үткәрелгәннән соң мәгълүм булачак.
Дәүләт автомобиль инспекциясе тагын бер кат искәртә: юлда җәяүлеләр кичүе аша чыкканда, велосипед, самокат, башка мобиль хәрәкәтләнү чараларыннан төшеп, җәяү атларга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat