«Хәзинә» галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция гаилә, нәсел темаларына һәм XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы татарларның туй йолаларына багышлана.

Экспозиция хәзерге заман кешесенә гаилә кыйммәтләренең асылын һәм гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген искәртә. Ник дигәндә, татарларда өйләнү изге бурыч кына түгел, ә хак, мул, бәхетле тормышның нигезе булып саналган.

«Әлеге күргәзмә Татарстанда Гаилә елына багышланган чаралар плеядасын дәвам иттерә. Бу темага багышлап уздырылган вакыйгаларның күплеген исәпкә алсак, экспозиция гаилә темасының ни дәрәҗәдә күпкырлы булуын күрсәтә. Әйберләргә игътибар белән күз салыгыз. Алар кул эшләнмәләре, чигү, күн мозаикасы сәнгатенең кадерләп саклануын һәм буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җитүен дәлилли. Сәләтле яшьләребез бу традицияне күтәреп алыр, йөрәге аша үткәреп, аңа яңа сулыш өрер, дип өметләнәм», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. «Күргәзмәнең төп өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның бай коллекциясеннән булган әйберләрдән гыйбарәт. Борынгы зәркан бизәнү әйберләре, тарихи шамаилләр — аларны 30-40 ел элек шундый ук музей хезмәткәрләре экспедицияләрдән алып кайткан. Без сезгә бу гәүһәрләрне күрсәтә алу мөмкинлегенә шатбыз», — дип билгеләп үтте проектның җитәкчесе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

«Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау закон дәрәҗәсендә дәүләтнең өстенлекле юнәлешенә әверелде. Шуны әйтергә кирәк: бөтен технологик алга китешнең нигезендә һәрчак мәдәният һәм гореф-гадәтләр булды һәм кала бирә. Бүгенге күргәзмә дәүләт бурычын үтәүгә һәм татар халкының милли асылын ныгытуга сизелерлек өлеш кертә», — дип ышаныч белдерде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов.

«Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе — Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты кысаларында оештырылган «Халык иҗаты гәүһәрләре» дип исемләнгән зур проектның бер өлеше. Экспозиция — аны гамәлгә ашыруның беренче этабы гына.
Күргәзмә эшләгән вакытта залларда татарларның декоратив-гамәли сәнгате темасына багышланган лекторий уздырылачак.

Моннан тыш, биредә халыкның социаль якланмаган өлеше өчен остаханәләр сериясе оештыралачак: тукучылык һәм тукыма кисәкләреннән тегүдән алып курчаклар һәм керамик уенчыклар ясауга кадәр. Барлыгы 12 дәрес үткәрү ниятләнә.
Казанлылар һәм башкала кунаклары күргәзмәгә сокланып йөргән һәм осталардан тәҗрибә алган арада, проектның экспедиция төркеме Татарстанның 9 районында булачак: Апас, Буа, Чүпрәле, Саба, Балтач, Әтнә, Актаныш, Мөслим, Алабуга.

Экспедициянең максаты — республика татарларының халык һәнәрчелеге үрнәкләрен эзләп табу һәм җыю, халыкның традицион мәдәниятен тирәнтен өйрәнү максатыннан кәсепчелек техникасын үзләштерү. Тупланган материаллар һөнәрчелек традицияләре яңарышына һәм Татарстанның эчке туризмын үстерүгә нигез булып торачак.

Күргәзмә 2024 елның 15 сентябренә кадәр эшләячәк.

«Халык иҗаты гәүһәрләре» проекты Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты кысаларында гамәлгә ашырыла. Грантны алучы булып Татарстан Республикасының «Сафьян» фольклорны һәм һөнәрчелекне өйрәнү үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү