Июль башындагы чамадан тыш эссе көннәрдә «эх, бер яңгыр яуса иде» дигән теләгебез кабул булды. Бу атна ахырында республиканың күп кенә районнарында, шул исәптән Казанда чиләкләп яңгыр койды. Арча, Тукай, Саба, Мамадыш районнарында яшәүчеләр өчен исә бу яңгырлар йөрәк ярасына ук әйләнде.
Бу районнарда яңгыр белән бергә яуган боз аркасында бакчаларындагы уңышка зур зыян килгән. Бәрәңге сабаклары, чәчәкләр ауган, кайберәүләрнең бакчасындагы кыяр-помидорларның да сабагы гына утырып калган, кишер-чөгендерләрнең яфраклары тишкәләнеп беткән… Казан янындагы Сокуры бистәсендә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан. Һава торышыннан тагын ниләр көтәргә?
Яшел Үзән районының Бакырчы авылы халкы ялларда явып узган яңгырга шөкер итеп туя алмый. Шулай булмый ни, авыл халкы аны майдан бирле көткән. Авылның клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева сүзләренә караганда, Бакырчы әбиләре хәтта берничә тапкыр кырга чыгып, яңгыр сорап, намаз да укыган.
– Майдан бирле бер тамчы яңгыр төшкәне юк иде бездә. Әбиләребез өч тапкыр яңгыр сорарга да барды. Шуннан соң бераз яңгыр сибәләп алды үзе. Ләкин тузанны гына басты. Монысы нәкъ без сорап, көтеп алган мул яңгыр булды, Аллаһка шөкер. Бик матур гына, тыныч кына сеңдереп яуды ул, – ди Миләүшә ханым.
Арча районының Югары Пошалым авылы халкы да атна ахырындагы яңгырны көтеп алган. Әмма шатлык белән бергә борчуын да алып килгән ул. Шушы авылда гомер итүче укучыбыз Гөлгенә Гыйниятова сүзләренә караганда, көндезге сәгать берләр тирәсендә бозлы яңгыр коя башлаган.
Бозлы җәй: Саба, Арча, Тукай районнарына бүген кыш килеп киткән
– Яшен дә яшьнәде. Куркудан верандага чыгып тордым. Ишегалдыннан ташу акты. Яңгыр туктагач, бакчага чыгып кердем. Ике сәгать элек яуса да, әле бозлар һаман эреп бетмәгән иде. Бәрәңге сабаклары ауган, әмма әллә ни зыян килмәгән. Чөгендер яфраклары, кәбестәләр тишкәләнгән. Чия, алма бик нык коелган, – ди Гөлгенә ханым.
Мамадыш районының «Мамадыш» совхозы бистәсендә, Тукай районының Мусабай-Завод авылында да бозлы яңгыр бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләргә шактый зыян салган. Саба районының Кызыл Мишә авылында исә ярты сәгать (!) боз яуган. Шушы авылда яшәүче Рәмзия Дәүләтова сүзләренә караганда, шул вакыт эчендә бөтен җир ап-ак булган.
– Бәрәңге буразналары да боз белән тулды. Ташкабак, кыяр, помидор, чөгендер яфраклары кискәләнгән. Помидор чәчәкләренә зыян килгән. Көн әле һаман җылытып җибәрмәде. Җылытса, үсеп тә китәр, бәлкем. Әмма көтелгән уңыш булмаячак. Чәчәкләр дә кызганыч. Җәй көне бездә мондый боз яуганы юк иде әле, – ди Рәмзия ханым.
Шул рәвешле узган ялларда яуган яңгыр быел болай да чамалы булырга охшап торган бакча уңышына тагын бер «һөҗүм» ясады. Күптән көтелгән яңгыр китергән зыянны санаучылар белән беррәттән арабызда: «Нишләп бездә бер тамчы да яңгыр яумады икән…» – дип аптыраучылар да җитәрлек. Кама Тамагында, Түбән Камада, Яңа Чишмә районының Зирекле авылында, әйтик, шимбә-якшәмбе көннәрендә яңгырның әсәре дә булмаган.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев июльнең икенче яртысында яңгырлар явачагын җәй башында ук әйткән иде.
– Урып-җыю башлангач яңгырлар явып алу – гадәти күренеш. Бик кирәкле яңгыр булды ул. Юкса икенче кат печән үсмичә утыра иде. Аннары бәрәңгеләр дә әлсерәп утыра иде. Бер атнага ук сузылмаса да, алдагы көннәрдә шундый ук һава торышы сакланачак әле. Августның бишесеннән соң кабат эссе көннәр көтелә. Әмма июльдәге челлә кебек чамадан тыш эссе көннәр инде башка булмаячак. Давыллар да булмас. Сентябрь башында елдагыча яңгырлар явып алыр, – дип фаразлый ул. – Быел уңыш начар булмас. Салам гына кыскарак булыр. Иң кирәкле чакта артык эссе булды да, игеннәр өлгерә дә башлады бит. Быел көз дә иртәләмәс – үз вакытында килер.
Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу атна ахырына кадәр яңгырлы һава торышы булачак. Температура нормадан 3–5 градуска түбәнрәк булачак. Атна башында республикада, көчле яңгырлар көтелү сәбәпле, шторм кисәтүе үк игълан ителде. Иртәгә исә Татарстанда явым-төшемсез, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көнне урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез температура +24 градустан югары күтәрелмәячәк.
Июль азагына халык сынамышлары
23 июль – каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа – иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән – гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
30 июль – бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat