8 сентябрьдә узачак җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауда 2,7 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк. «Шул исәптән 42 сайлау участогы тавыш бирүчеләр вакытлыча булган урыннарда: хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, халыкара аэропортта ачылачак. Сайлаулар ачыктан-ачык һәм закон нигезендә узарга тиеш», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.
Һәр кешенең тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе искәртеп үткәнчә, Татарстанда сайлау участокларының 93 проценты бинаның беренче катында урнашкан. Димәк, хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлырак булачак. Сайлау участокларында махсус җиһазлар да урнаштырачаклар. Аерым алганда, тавыш бирү кабинасы, коляскада утыручыларга җайлы булсын өчен, киң итеп эшләнгән, ә күрү сәләте начар булганнарга Брайль шрифты белән трафаретлар тәкъдим итәчәкләр. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр, теләгән очракта, өлкәннәр кебек үк, үз тавышын өйдән генә дә бирә ала. «Моның өчен аларның үзләренә яисә туганнарына, күршеләренә, социаль хезмәткәрләргә алдан ук участок яки территориаль сайлау комиссиясенә язмача яисә телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде Андрей Кондратьев. Гаризаны 29 августта кабул итә башлыйлар.
Сайлау участогына бармыйча гына тавыш бирүнең тагын бер мөмкинлеге – «Мобиль сайлаучы» механизмы. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, моның өчен дә алдан гариза язарга кирәк булачак. «Республикада яшәүчеләрдән гаризалар 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау участокларында, күпфункцияле үзәкләрдә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителәчәк. 28 августтан 4 сентябрьгә кадәр аларны барлык сайлау участокларында да язарга мөмкин булачак. «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә Татарстанда гына тавыш биреп була», – диде Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе.
8 сентябрьдә узасы сайлауда партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча 50шәр депутат сайланачак. Республикада Дәүләт Советына депутатлыкка 427 кеше тәкъдим ителгән. Аларның 179ы – бердәм республика округы буенча һәм 248е – бер мандатлы 50 округ буенча. 12 кеше үзен үзе тәкъдим иткән, калганнары – 6 сәяси партия вәкилләре. Хәзерге вакытта кандидатларны теркәү дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 50 кеше – партия исемлекләре буенча, 172се – бер мандатлы округлар буенча теркәлгән.
Дәүләт Советы депутатларын сайлаудан тыш, 8 сентябрьдә республикада 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау уздырылачак. Участоклар иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. 1 июльгә Татарстанда 2926245 кеше сайлау хокукына ия.