Сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путинга яңа илкүләм проектларны әзерләү турында мәгълүматлар җиткереләчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин Новосибирск шәһәрендә яшь галимнәр белән очрашу вакытында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “РИА Новости”.
Аның әйтүенчә, хәзер программалар актив төстә эшләнелә.
“Бу эшнең ничек алып барылуы турында сентябрь аенда Президентка сөйләячәкбез”, – дип билгеләп үткән Премьер-министры.
Исегезгә төшерәбез: Президент Путин тәкъдим иткән илкүләм проектлар 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Алар илнең стратегик үсешендәге төп юнәлешләргә кагыла. Болар – “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектлары.
Дәүләт башлыгы быел февраль аенда Федераль Җыенга Юлламасында киләчәктәге илкүләм проектларны телгә алып үтте. Аларның исемнәре – “Кадрлар”, “Россия яшьләре”, “Актив озын гомер”, “Гаилә” һәм “Мәгълүматлар икътисады”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat