Чулпан Гыйниятуллина: «Хәзер авыл тарихын, нәсел шәҗәрәсен төзүчеләр бик күп»

Бу арада Татарстанның муниципаль архивларында эш кайнады. Бәйге артыннан бәйге барысын да аякка бастырды. Шулай булмый хәле дә юк. Беренчедән, бәйгедә җиңү  ул – яңа җиһазлар алырга, яңарырга мөмкинлек туа дигән сүз. Икенчедән, төрле проектлар ярдәмендә архив тарихи байлык туплый. Сүз һәркемнең туган ягы турында барганда, бу гамәлнең нәтиҗәләре бигрәк тә кадерле. Шуңа күрә дә мондый бәйгеләрдә архив хезмәткәрләре генә түгел, җирле халык үзе дә бик теләп катнаша. Чөнки тарих һәр кешенең хәтерендә, шүрлекләрендә, очырмасында «яши». Бәйге исә бу экспонатларны бербөтен итә, нәтиҗәдә һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүмат белән тулырак таныша ала.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетында бүлек җитәкчесе Чулпан Гыйниятуллина белән шул хакта сөйләшәбез.

 

–  Хөкүмәтебез муниципаль архивларга ярдәмне төрле яклап күрсәтә. Заманча биналарга күченү, яңа җиһазлар белән тәэмин итү, цифрлы технологияләр кертү дисеңме – барысы да бар. Ә менә бәйгеләр эшне тагын да җанландырып җибәрү өчен кирәк.  Аларның да максаты нигездә ярдәм итүгә корылган. Быел мондый конкурсны сигезенче тапкыр үткәрдек. Җиңүчеләргә бүләк фонды да зур: акчадан тыш, мобиль киштәләр, интерактив җиһазлар, видеокамера, штатив, ноутбуклар тапшырдык. Файдасы бик зур, чөнки мондый җиһазлар күбрәк булган саен, халык белән эшләү мөмкинлекләре киңәя. Кызыксынып, үз төбәкләренең тарихын белергә теләп, архивка аяк басучыларның саны арта бара. Иң мөһиме, бу эшкә мәктәп укучылары да тартыла. Хәзер бит авыл тарихларын, нәсел шәҗәрәләрен төзергә алынучылар бик күп. Андыйлар өчен бәйге материаллары – менә дигән ярдәм.

 – Проектларны яклау барышында кызыклы, эчтәлеге ягыннан истә калырлык, моны тормышка ашырырга кирәк дигән фикер тудырырлык темалар булдымы?

– Мәсәлән, Чистай архивының «Иске шәһәр буенча сәяхәт» проекты зур кызыксыну уятты. Бик кирәк иде әлеге теманы күтәрү. Бу бит – берничә гасырлык тарихы булган төбәк. Проект мирасны саклау максатыннан тарихи биналарның, шәһәрдә эз калдырган иҗат кешеләрнең фото һәм видеоязмаларын булдыру, аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне тәкъдим итә. Казан шәһәре архивының «Мин сезгә сугыш турында сөйлим» проекты да җәлеп итте. Анда Бөек Ватан сугышына катнашы булган кешеләрнең истәлекләрен аудиоязмаларда саклап калу күздә тотыла. Ул язмаларның барысы да тарихчыларга, студентларга, киң җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк. Проектларның һәрберсе аерым бер максатны күздә тота. Балтачлыларның «Тарихның тере битләре» проекты туган якларында яшәүче озын гомерле якташларының хатирәләрен тупласа, буалыларның «Әфганнан махсус операциягә кадәр» проекты илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар турында мәгълүмат җыя. Монысы инде патриотик эшкә бәйле.

– Архив дигәч тә, без, беренче чиратта, оешмаларда тупланган төрле документларны күз алдында тотабыз. Пенсия рәсмиләштергәндә үземнең дә бер белешмә артыннан бик озак йөргәнем, хәтта йөдәп беткәнем хәтердә. Туксанынчы елларда мин эшләгән бер оешма ябылган иде. Болгавыр еллар бит, документлар үзәк архивка тапшырылмаган булып чыкты. Юкка чыккан оешманың кәгазьләре дә «җилгә очкан», архив белән шөгыльләнергә беркем дә кирәксенмәгән. Уйлап карасаң, бу юнәлеш халык өчен иң кирәклесе кебек тоела әле. Берәр белешмә кирәк булса, шунда юнәләбез бит. Бу җәһәттән оешма архивларына игътибар биреләме?

– Әлбәттә. Һәр оешма исәптә. Архив документларын дөрес туплыйлармы, вакытында тапшыралармы – һәрберсен күзәтеп, тикшереп барабыз. Андый оешмаларның архивлары арасында да үткәрелә бәйгеләр. Төп максаты – дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалардагы архивларның эш тәҗрибәсен тарату, документларны туплау, саклау, дөрес итеп кулланырга өйрәтү. Бәйгеләргә әзерләнү барышында да шактый эш эшләнә: биналар махсус стеллажлар белән җиһазландырыла, температура, дымлылык, яктылык, янгынга каршы режимны үтәү өчен шартлар тудырыла, мәгълүматлар туплана. Оешмалар тарафыннан конкурска тәкъдим ителгән проектлар да зур игътибарга лаек. Мәсәлән, Теләче районының Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе проекты үз архивларында сакланучы тарихи кыйммәтле документларны цифрлаштырып, аларның электрон базасын булдыруга юнәлдерелгән. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе, архив эшен популярлаштыру максатыннан, әлеге өлкәгә интеллектуаль викториналар, видео, өстәл уеннары, мәктәп укучылары арасында конкурслар кертүне тәкъдим итә.

– Бу эшләрдә авыл җирлекләре читтә калмыймы?

– Алар берничек тә читтә кала алмыйлар. Һәр авыл җирлегенең үз архивы бар.  Шуңа күрә дә бәйгегә өстәмә номинация кертелде. Ул «Авыл җирлеге җирле үзидарә органының иң яхшы архивы» дип атала. Быел да 29 авыл җирлеге комиссиягә үз проектын тәкъдим итте. Аларның барысы да иҗади якын килеп эшләнгән. Актаныш районының Иске Кормаш, Теләче районының Алан, Балтач районының Югары Субаш авыл җирлекләре проектлары, архив бүлмәсен бүгенге норма таләпләренә туры китереп, документларны тиешенчә саклап, киләчәк буынга калдыруны максат итеп куя. Ә Менделеевск районының Турай авыл җирлеге, авыл архивында сакланучы тарихи кыйммәтле документларны цифрлаштырып, аларны халыкка чыгаруны тәэмин итүче проект уйлап тапкан.

Документларны саклау дигәч тә, бәлки күпләр үзәк архивларны гына күздә тотадыр. Һәр төбәктә тупланган мәгълүмат авыл җирлекләре архивында урын алса, күпкә уңайлырак. Беренчедән, авылдашлары турында белеп, кызыксынып торалар, яңадан-яңа мәгълүмат җыялар. Икенчедән, бу эшне буыннар чылбырын өзмичә башкарырга була. Ягъни балалар бакчасындагы сабыйлар өчен сәяхәт оештырырга мөмкин. Ә мәктәп укучылары, минемчә, үзләре үк кызыксынып китеп, ярдәм итәргә әзер торырлар. Мәсәлән, күренекле якташларның исемлеген булдыру, сугыш чорында тылда эшләгән халык, сугыш чоры балалары турында мәгълүмат туплау аларның кулыннан килә дә килә инде. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: халыкны оештыра белергә генә кирәк. Бай мирасны саклауга үз өлешен кертү өчен һәркем ашкынып торачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү