Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Маскировка челтәрләре дә үрәләр, тәм-томнар пешерәләр, токмач та кисәләр, коры аш та ясыйлар. Егетләр янына барып кайтучы волонтерларның күбесе, аларга кием дә, ризыклар да җитә, ди. Соңгы вакытта егетләр үзләре квадрокоптерлар, машина, квадроцикллар, мопедлар сорый икән.
Күптән түгел Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов махсус хәрби операция зонасындагы егетләр һәм госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм төялгән ике йөк автомобилен озатып барган.
– Зәй районы халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән зур ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтлемен. Монысы инде – 45 нче рейс. Районыбыз егетләре нәрсә сорый, шуны әзерләдек, – ди Рәзиф Кәримов. – Икенче машинага төялгән кирәк-яракны Луганск госпитальләренә алып бардык. Аны илтер өчен эшкуар Андрей Золотухин өчен машина бирде. Аңа зур рәхмәт. Бөтен район белән бергәләп эшләгәч, нәтиҗә дә күренә.
Махсус хәрби операция зонасына Питрәч районы халкыннан чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр. Йөкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов озатып барган.
– Ел башыннан бирле Питрәч районы 26 миллион сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәтте, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов. – Егетләргә күрсәтелгән ярдәм өчен барлык район халкына рәхмәтемне җиткерәм. Без бу эшләребез белән үзебезнең бердәм икәнебезне күрсәттек.
Азат Шәйхисламов, йөкне билгеләнгән урынга кадәр алып барып бирдек, ди.
– Йөк алгы сызыктагы хәрбиләрнең үтенечләрен һәм теләкләрен исәпкә алып тупланды, алар сораган бөтен нәрсәне җыярга тырыштык. Егетләр Питрәч халкына зур сәлам тапшырды һәм гуманитар ярдәм җыешкан бөтен кешегә рәхмәт әйтте, – ди ул.
Алабуга халкы да ярдәм итүдән читтә калмый. «Яшь Гвардия»нең Алабуга бүлекчәсе активистлары махсус хәрби операция зонасына 102 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.
– 650дән артык маскировка челтәре, 35 мең окоп шәме, 520 нашлемник, кулдан бәйләнгән 21 мең пар йон оекбаш һәм 120дән артык «исән калу» беләзеге бар. Моннан тыш, яшь гвардиячеләр хәрбиләр өчен тоннадан азык продукциясе, дарулар һәм кием-салым җибәрде, – ди оешманың Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников.
Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия оешмасы волонтерлары махсус операциядә катнашучылар өчен «исән калу» беләзекләре үрә.
– Әлеге беләзек кулга җайлы киелеп куелса да, үзе биш метрлы бауга әйләнә. Бау бик нык, 250 килограммнан 320 килограммга кадәр авырлыкны күтәрә ала. Аның белән тоткынны бәйләргә, яраланган хәрбине алып чыгарга була. Шулай ук шнур урынына, көнкүрештә кулланыла, – ди волонтер Лариса Таҗиева. – Андагы егетләр безнең ярдәмне көтеп тора. Без аларның гомерен саклап калырга ярдәм итә алабыз.
Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин да Сабада яшәүче эшкуар дусты белән махсус хәрби операция зонасына машина илткән.
– Саба һәм Теләче делегациясе белән бергә бардым. Колониядә утырганда үземә әйткән әманәтем бар иде. Чыгуга, егетләр янына барыр идем, дидем. Минем белән бергә утырган егетләрнең күбесе, килешү төзеп, шунда китте. Аларны да күреп кайтыр идем, дигән теләгемне чынга ашырдым. Нәзеремне дә үтәдем, – ди Ринат Рәхмәтуллин. – Махсус хәрби операция зонасына барып кайткач, тормышка карашым бөтенләй үзгәрде. Хәер, мин колониядән дә башка кеше булып чыккан идем инде. Анда эләгү дә кирәк булган икән, дим. 6 ай эчендә бар тормышым үзгәрде. «Перезагрузка» ясалды. Дус дип йөргәннәр юкка чыкты, бөтенләй чит кешеләр кулын сузды. Кемнең кем икәнен чамаларга, аерырга өйрәндем. СВОда да шулай ук. Без монда вак кына проблемаларыбыз белән мәш килеп яшәп яткан булабыз. Һәркемнең – үз мәшәкате, янәсе. Тормыштан зарланганнарга егетләр янына бер генә булса да барып кайтырга киңәш итәр идем. Анда бар да башкача. Бердәмлек, дуслыкның ни икәнен күрәсең. Егетләрнең дә чыны шунда. Алар бер дә зарланмый. Без җиңеп кайтабыз, дип кенә тора.
Ринат Рәхмәтуллин үлем белән яшәү арасында йөреп кайттык, ди. Юлда шактый гына кыенлыклар да булган. Куркыныч җирләргә дә килеп чыкканнар.
– Анда үлем хакында уйламыйсың. Бар да онытыла. Ә менә монда кайткач, ничек исән калдык икән, дидек. Тыныч тормышның кадерен белеп бетермибез шул. Әнә егетләрдән үрнәк аласы. Алар безнең өчен көрәшә. Шуңа да кулдан килгәнчә ярдәм итсәк, егетләргә булышсак иде, – ди җырчы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat