Татарстанда Бөтенроссия студентлар киберкөрәше узачак

8-10 сентябрьдә Татарстан Республикасында “KAZAN DIGITAL WEEK 2024” халыкара форумы барышында, “Цифрлы икътисад” илкүләм проекты максатына туры китереп, III Бөтенроссия студентлар киберкөрәшенең финалы узачак.

Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
“Бөтенроссия студентлар киберкөрәшендә Россия вузлары студентларыннан торган һөҗүмчеләр (red team) һәм сакчылар (blue team) командалары катнашачак. “Кызыл” командаларга уенчылар, югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларыннан алынган гаризалар нигезендә, спорт хакингы (CTF) ярышларында катнашу тәҗрибәсеннән чыгып, сайлап алыначак, дип сөйләп үтелгән министрлыкта.

Форумда киберкөрәш үткәрү өчен “Innostage” киберполигонында виртуаль инфраструктура булдырылачак. Бу коммерцияле предприятиеләр һәм дәүләт структуралары объектларын имитацияләү мөмкинлеге бирәчәк. Ярышлар барышында “кызыллар” командалары виртуаль инфраструктураны һөҗүмгә тотачак, ә “зәңгәрләр” командалары, аларның гамәлләрен күзәтеп, мәгълүмат иминлеген какшатуга бәйге хәлләрне тикшерәчәк.

Мондый ысул тормыш тәҗрибәсендә финанс системаларында мошенниклык, производство процессларын туктату кебек һөҗүмнәрнең аянычлы нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеге бирәчәк. Хакерлар ролендә киберкөрәштә катнашу өчен “Кибербитва” сайтында гариза язып калдырырга мөмкин.

“Цифрлы икътисад” илкүләм проекты икътисадка һәм социаль өлкәгә тиз генә вакыт эчендә цифрлы технологияләр кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар булдыру, илнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтен арттыру, ил иминлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү